Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 Май 2020, 19:55

Автобус тукталышлары күбрәк булачак

Чишмә поселогында урамнарны һәм зур булмаган архитектур корылмаларны төзекләндерү дәвам итә.

Чишмә поссоветында хәбәр итүләренчә, поселокның Революция урамында тукталыш павильоны урнаштыру планлаштырыла. Электрон аукцион нәтиҗәләре буенча «Ямь» җәмгыяте җиңүче булды. Яңа автобус тукталышын кую белән нәкъ ул шөгыльләнәчәк.
– «Ямь» җәмгыяте белән килешү төзелде. Моннан тыш, тукталыш павильоннары тирәсен тәртиптә тоту, чүп-чар җыештыру буенча көндәлек эшләр башкарыла, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте автобус тукталышлары янында 12 чүп савыты урнаштыруны планлаштыра. Аларның бер өлеше поселок буйлап куелачак.
Район һәм поселок территориясендәге юлларны төзекләндерү дәвам итә. Булат Салават улы хәбәр итүенчә, поселок территориясендә 900дән артык чокыр-чакыр ямалган. Әлеге вакытта Гыйззәтуллин урамында эш бара, һава торышы комачауламаса, юллар һәркөнне ремонтлана.
«Башкиравтодор» филиалы – Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегенең баш инженеры Юнир Карачурин сүзләренә караганда, «М-5» Дмитриевка – Әмин – Яңавыл муниципальара автомобиль юлында ремонт эшләре бара.
Читайте нас: