Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
5 февраль 2020, 13:41

Йорт аллары нинди булырга тиеш? Халык хәл итә

Чишмә районында «Башкортстан йорт аллары» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Программаның асылы – күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыру.

– 2020 елда Чишмә поселогында әлеге программада Шоссе урамындагы 2нче һәм Коммунистлар урамындагы 8нче йорт аллары катнаша. Әлеге йорт алларын комплекслы рәвештә төзекләндерәчәкбез, эшләр исемлегенә күп фатирлы йортлар алдындагы юлларны ремонтлау, тротуарлар салу, яктырткычлар һәм видеокүзәтү урнаштыру, балаларга һәм спорт белән шөгыльләнү өчен резина өслекле мәйданчыклар кую, территорияне яшелләндерү һәм парковка керәчәк, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин.
«Башкортстан йорт аллары» программасының өченче объекты – Алкин-2 авылында Үзәк урамдагы 20нче һәм 22нче йортлар арасындагы территория.
Чишмә поселогы мэры сүзләренә караганда, Чишмә районында программаны тормышка ашыру өчен муниципаль һәм республика бюджетларыннан якынча 24 миллион сум акча бүленгән. Проект-смета документлары әзер, эшләрне җәй башлау планлаштырыла.
Үткән елларда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр эшләрне ничек бар, шулай кабул иткән булса, хәзер күп программалар халыкның инициатива күрсәтүен һәм актив катнашуын күз уңында тота. Алар башкарылачак эшләр исемлеген үзләре хәл итә, төзекләндерүнең дизайн-проекты гомуми җыелышта халык белән килешенә.
– Быел йортыбызның «Башкортстан йорт аллары» программасында катнашуына бик шатмын, халык та активрак булса, җыелышларда катнашса иде. Бигрәк тә ташландык участок булган урында ике яклы парковка, декоратив коймалар булачагы күңелгә ятышлы, югыйсә, әле машиналарны тәрәзә төбенә үк китереп куялар, – дип фикере белән уртаклашты Чишмә поселогының Шоссе урамындагы йорт комитеты рәисе Надежда Савельева.
Программада катнашырга теләүчеләр күп, кемнең яхшы яктыртылган, уңайлы, матур һәм заманча йорт алды булдырасы килми. Барлык гаризалар 2017 елда язылды, аларны муниципалитет комиссиясе карады, ул йорт алларының торышын һәм беренче чиратта төзекләндерүгә булган ихтыяҗны исәпкә алды.
– Мәсәлән, Шоссе урамындагы 2нче йортта яшәүчеләрнең мәҗбүри шарты тротуар булу иде, чөнки бу урамда машина юлы үтә. Парковканы планлаштырганда да биредә яшәүчеләрнең теләге исәпкә алынды. Узган елда кер элү мәйданчыгын икенче урынга күчердек, парковканы җыештырдык, – дип сөйләде Азат Әсхәт улы.
Исегезгә төшерәбез, авыл биләмәләрендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) эшли, анда барлык карарларны: программада катнашыргамы-юкмы, нинди проблеманы беренче чиратта хәл итәргә кирәклеген халык хәл итә.
– Шулай ук җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрне башкару өчен бюджеттан 10 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелә, быел Җиңү паркын төзекләндерә башларга планлаштырабыз. Эшләр берничә этапта барачак, планнар зур. Быел, беренче чиратта, район чыршысы куела торган мәйданга брусчатка җәяргә телибез, – диде Азат Гайнуллин.
Читайте нас: