Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
19 ноябрь 2019, 14:28

Шатланып һәм кадерен белеп яшәргә

Депутатлар подъездларда ремонт сыйфатын тикшерде

Чишмә районында «Шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча башкарылган эшләр сыйфаты комиссия тарафыннан тикшерелде. Аның составына БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин һәм

Айдар Якупов, Чишмә район Советы һәм «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин керде.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партия шәһәр мохитен үстерүгә бюджеттан акча бүлү башлангычын тәкъдим итте. Башкортстанда «Шәһәр мохитен булдыру» федераль программага өч юнәлеш – республика йорт алларын, күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү – керә.

Комиссия Алкин-2дә скверны һәм Чишмә поселогында Ленин паркын төзекләндерүне тикшерде. Программа буенча Алкин-2дә ун подъезд ремонтланган, шуларның бишесе Мәктәп тыкрыгындагы 16нчы йортта урнашкан. Биредә йорт алды да төзекләндерелгән. Чишмә авылында комиссия Колхоз урамындагы йорт алды территориясен төзекләндерү белән танышты һәм ике подъездны ремонтлауга бәя бирде. Шөнгәккүл авылында Шоссе урамындагы 2нче, Яшьләр урамындагы 2 һәм 4нче йорт аллары төзекләндерелгән, шулай ук Көнбатыш урамындагы 2нче йортта ике подъезд ремонтланган. Чишмә поселогында 28 подъездга капиталь ремонт ясалган һәм күп фатирлы дүрт йортның йорт алды территорияләре төзекләндерелгән.

Комиссия әгъзалары барысы да намус белән башкарылган дип билгеләп, эшләр сыйфатыннан канәгать калды. Тик халык та активлык күрсәтсен һәм кулдан килгәнчә катнашсын иде дигән бер теләк бар. «Шул вакытта эшнең кадере беленер», – дип ассызыклады Раил Мирвәй улы.

Бу йортларда яшәүчеләр уңайлы шартлар булдырылган өчен депутатларга рәхмәт белдерделәр.

– Хәзер булганның кадерен белеп шатланып яшәргә генә кала, – дип барысының да фикерен белдерде Идрис Мостаев.


Безнең белешмә

«Шәһәр мохите» проекты барышында Чишмә районында 42 подъездны ремонтлауга 9,4 млн сум акча бүленгән, 38 подъездда эшләр тәмамланган, калганнарында тәмамланып килә. Районда йорт алды территорияләрен ремонтлауга 17,7 млн сум акча бүленгән.
Читайте нас: