Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
1 октябрь 2019, 13:37

Алкин-2 күз алдында үзгәрә

Алкин-2 авылында – ыгы-зыгы. Анда тулы куәткә урамнарны төзекләндерү эшләре бара.

Лесной авыл Советы биләмәсе башлыгы Ринат Кулбаев сөйләвенчә, юлларны төзекләндерү «Авыл урамы» программасы буенча гамәлгә ашырыла, моңа 18 млн сумнан күбрәк акча бүленгән: бирегә машиналар һәм автобуслар кую урыннарын ясау, йортларга таба керү юлларын салу һ. б. керә.

Бер күп фатирлы йорт түбәсендә кешеләр күренде.

– Бу йортның түбәсен алыштыралар, – дип аңлатты Ринат Салават улы.

«2019–2024 елларда «Җәмәгать территорияләре» шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча Үзәк урамдагы скверны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланган. Чишмә районы хакимиятенең архитектура бүлеге белән скверның проекты эшләнгәч, биредә халык йөргән сукмак урынына асфальт юл салынган.

Сквер үзәгендә чәчәк түтәлләре өчен урын бүленгән, брусчатка түшәлгән. Тугыз фонарь, ял итүчеләр өчен эскәмияләр куелган. Әлеге программага федераль бюджеттан 2633422 сум, республиканыкыннан – 53743, урындагы бюджеттан 134358 сум акча бүленгән.

– Биредә урман чите иде, карт агачларны төпләдек. Эш тәмамланмаган әле, кара туфрак китерергә һәм чыршылар утыртырга кирәк. Скверны төзекләндерү эше өч елга планлаштырылды, аның гомуми озынлыгы 800 метр булачак, – дип хәбәр итте Лесной авыл Советы биләмәсе башлыгы Ринат Кулбаев.

Әлеге вакытта сквер янындагы элекке чүп түгү урынына яңа контейнер мәйданчыгы куелган, ул бюджетка 300 мең сумга төшкән.

– Без Алкинда 30 елдан артык яшибез, беркайчан да мондый үзгәрешләр булмады, шундый яхшы ял итү урыны барлыкка килүгә бик шатбыз. Кызыбыз Уфада укый, ялларга кайткан иде, Алкин танырлык түгел дип гаҗәпкә калды. Тырышлыклары өчен хакимияткә рәхмәт, – дип үз фикерен белдерде Надежда Стоян.

Алкин-2 авылында шулай ук «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча Мәктәп тыкрыгындагы күп фатирлы 16нчы йорт алды төзекләндерелә.

Ринат Салават улы билгеләвенчә, йортта яшәүчеләр төзекләндерү өчен тотылачак гомуми сумманың бер процентын үзләре түли. Республика бюджетыннан 5 млн 500 мең сум, муниципаль бюджеттан 290 мең сум акча бүленгән, халыктан 55038 сум акча җыелырга тиеш. Әлеге вакытта асфальт түшәлә, машиналарны кую өчен урыннар барлыкка килгән, резина капламалы һәм ГОСТ таләпләренә туры килгән балалар мәйданчыгы куелачак. Халык программа буенча башкарылачак эшләр исемлегеннән үзләре өчен мөһимрәк булганын сайлап алган.

– Халык гаҗәпләнә һәм шатлана. Программа тәмамланганчы, ә ул биш ел дәвам итәчәк, барлык йорт алларын төзекләндереп булыр, дип ышанам, – дип үз планнары белән уртаклашты авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: