Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 сентябрь 2019, 12:26

Бәрсүәнбашта – яңа күпер

Без «Инцидент» системасының социаль челтәрләрне тикшерүе һәм республика халкын, шул исәптән чишмәлеләрне борчыган мәсьәләләрне һәм проблемаларны ачыклавы турында күп тапкыр яздык.

Республика башлыгы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына гражданнардан мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә. Аерым алганда, Бәрсүәнбаш авылындагы күпер торышы буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Һәм менә сентябрь башы бәрсүәнбашлылар күңелендә шатлыклы вакыйга белән истә калыр – биредә Бәрсүәнбаш елгасы аша күпергә капиталь ремонт тәмамланды. Чишмә районы хакимиятенең архитектура бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге иске күпер авария хәлендә булган, ә аның буенча көнгә берничә тапкыр балалар төягән мәктәп автобусы һәм башка машиналар үтә. Шуңа күрә аны үзгәртеп кору карар ителгән: тимер конструкцияләр алыштырылган, озынлыгы 35 һәм киңлеге 7 метрлы асфальт түшәмә салынган.

– Иске күпер 40 ел элек төзелгән. Ул Бәрсүәнбаш авылын гына түгел, шулай ук Бильязы һәм Ломоносово авылларын да цивилизация белән тоташтырып торучы бердәнбер юл. Шуңа күрә күперне капиталь ремонтлау – безнең авыл биләмәсе тормышындагы мөһим вакыйга, – дип билгеләде Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәлиф Нигъмәтҗанов.
Читайте нас: