Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
24 сентябрь 2019, 15:09

Яңа залда – яңа җиңүләргә таба!

Җәйге каникулдан соң Дурас мәктәбе укучыларын яңа спорт залы каршы алды.

Капиталь ремонт авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру өчен чараларны тормышка ашыру барышында эшләнгән. Үткән елда Иске Муса мәктәбе укучыларын да шундый яңартылган спорт залы каршылаган иде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Дурас спортчылары районда көчлеләрдән санала. Аларның ярышлардан призлы урыннар алмыйча кайтканы бик сирәк. Ә чаңгы ярышларында районда аларга тиңнәр юк.

– Бу ремонт, әлбәттә, бик кирәк: түбәдән ага, идәннәр искергән иде. Безгә федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан якынча 650 мең сум акча бүленде. Калган акчага физкультура дәресләре өчен кирәк-ярак сатып алдык, – дип сөйләде мәктәп директоры Гүзәл Әхмәтшина.

Спорт залы якты һәм иркен, стеналары ачык зәңгәр төскә буялган, түшәмнәре тигезләп сыланган һәм агартылган, идәннәр алыштырылган һәм буялган, киенү бүлмәсенә һәм тышкы ишекләр куелган.

Физкультура укытучысы Ринат Исмәгыйлев сүзләренә караганда, спорт залы яңарган, биредә шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар сатып алынган. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Чишмә май экстракцияләү заводы директоры Айдар Якупов футбол һәм волейбол туплары, шулай ук тәрәзәләр өчен саклагыч челтәр алу өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Быелгы уку елыннан башлап тренер Айгөл Исмәгыйлева җитәкчелегендә кече лапта, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты түгәрәкләре эшләячәк.

Дурас мәктәбенә укырга килүчеләргә дә күңелле: аның тирә-юне чәчәккә күмелеп утыра, һәр җирдә чисталык һәм тәртип, үткән кыш мәктәп бинасында җылы бәдрәфләр ясалган.
Безнең белешмә

Дурас мәктәбендә барлыгы 119 бала белем ала, мәктәпкәчә төркемгә 36 сабый йөри. Мәктәп карамагындагы интернатта районның 15 торак пунктыннан 27 бала яши.
Читайте нас: