Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
21 август 2019, 12:07

Кыш фатирларда җылы булсын өчен

Чишмәдә ягып җылыту мизгеленә әзерлек бара

Җылылык-энергетика җиһазларын, җылыту һәм электр челтәрләрен көзге-кышкы чорга әзерләү буенча эшләр тәмамлана.

Капиталь ремонт буенча эшләр күләме үз көчләре белән башкарыла. Ремонт эшләре планы ел башында төзелә һәм җылыту мизгеле нәтиҗәләре буенча төзәтмәләр кертелә. «Чишмә-энергосервис» МУПы 13 котельныйны хезмәтләндерә, әлеге вакытта аларның 12се җылылык бирүгә тулысынча әзер.

– Шөнгәккүл авылы котельныенда җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү буенча инвестиция программасы барышында ике казан алыштырылган, әлеге вакытта алар тоташтырыла, эшләрне 25 августка тәмамлау планлаштырыла, – диде «Чишмәэнергосервис» МУПы директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Әлфия Рәхимкулова. – Әлеге программа кысаларында Яңа урамда заманча ППУ (пенополиуретан) изоляция кулланып 144 метр гомуми озынлыктагы җылылык челтәрләре яңартылган.

Әйткәндәй, әлеге инвестиция программасы буенча инвестицияләрнең гомуми күләме биш миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Икенче инвестиция программасы буенча Алкин-2 авылының Мәктәп урамында 60 метр озынлыктагы төп җылылык магистрале яңартып корылган.

Район үзәгендә капиталь ремонт планы буенча Шоссе урамындагы 2нче торак йортка сузылган җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү торбалары; Чернышевский урамындагы 7А йортның җылылык челтәрләре алыштырылган, район хакимияте бинасына таба яңа җылыту системасы салынган. Яз көне торбаларны тикшергәндә су агып яткан биш урын ачыкланган. Әлеге вакытта алар ремонтланган, 380 метр озынлыкта җылылык челтәрләре алыштырылган.

19–23 августта җылылык челтәрләре көзгелеккә тикшереләчәк, әзерлек эшләре бара – торбаларга химик чистартылган су салына.

2–6 сентябрьдә җылыту-энергетика җиһазларын һәм җылыту челтәрләрен капиталь ремонт буенча эшләр үткәрелгәннән соң җылылык белән тәэмин итү сис-темасын комплекслы тикшерү максатында казаннарга контроль ягып карау үткәреләчәк.

Расланган капиталь ремонт планына ярашлы һәм инвестиция программасы буенча электр челтәрләрен дә көзге-кышкы чорга әзерләү эшләре бара. Инвестиция программасы буенча эшләрнең гомуми суммасы дүрт миллион сум тәшкил итә. Дуслык проспектында ВЛ-10кВ, ике трансформатор подстанциясе алыштырылган: Киров урамында һәм «Чишмә-су» җәмгыяте территориясендә (1978 елда төзелгән). Промышленность урамындагы тагын бер трансформатор станциясен алыштыру, шулай ук электр энергиясен исәпләүнең автоматлаштырылган системасын кертүне дәвам итү планлаштырыла, аның ярдәмендә махсус эшләнгән программа буенча баганаларга урнаштырылган исәпләгечләрдән читтән торып күрсәткечләр алыначак. Бу максатка миллионнан артык акча юнәлдереләчәк, эшләр 15 октябрьгә тәмамланырга тиеш.

Капиталь ремонт программасы буенча район үзәгенең Промышленность һәм Күпер урамнарында, Елга тыкрыгында агач баганаларны тимер-бетонга алыштырып ВЛ-0,4кВ үзгәртеп корылган. Типография урамында да ВЛ-0,4кВ алыштыру планлаштырыла, эшләр 26 августта башланачак. Үзәк район дәваханәсе һәм «Чишмә» спорт-савыктыру комплексының трансформатор подстанцияләрендә урнаштырылган автоматик резерв кертү (АВР) корылмасы капиталь ремонтланган.


Безнең белешмә

Өстәп шуны әйтик, ягып җылыту мизгеле, гадәттәгечә, 1 октябрьдә башлана, ә 15 сентябрьгә барлык җиһазлар әзер булачак, дип вәгъдә итә энергетиклар. Эшләрнең бар күләмен алар үз көче һәм үз техникасы белән башкарачак.

Төбәктә торак-коммуналь хуҗалык объектларын ягып җылыту мизгеленә әзерләүгә һәм яңартып коруга юнәлдерелгән акчаларның гомуми суммасы 7,5 млрд сумнан артып китә. Узган елда бу максатка барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 6,6 млрд сум алынган.

Бу суммага 2287 мең күп фатирлы йортлар эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын алыштыру һәм фасадларын җылыту белән капиталь ремонтлау, 22 коммуналь объект төзү һәм яңартып кору, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү өчен 11 модульле котельный төзү, шулай ук тармак предприятиеләренең инвестиция программалары барышында башкарылучы 50 торак-коммуналь хуҗалык объектын камилләштерү һәм яңартып коруны финанслау керә.
Читайте нас: