Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 август 2019, 14:16

Машина кую урыны һәм балалар мәйданчыгы

Июль аенда Чишмә районында төзекләндерү буенча «Башкортстан йорт аллары» республика программасын тормышка ашыру барышында эшләр башланды.

2019 елда түбәндәге адреслар буенча йорт алларын комплекслы ремонтлау планлаштырылган: Алкин-2 авылында Мәктәп тыкрыгы, 16; Шөнгәккүл авылында Яшьләр урамы, 2, 4, Шоссе урамы, 2; Чишмә поселогында Тракт урамы, 6, Гыйззәтуллин урамы, 17, Төзелеш урамы, 20А һәм 22А. Төзекләндерү эшләре әлегә барлык йорт алларында да бармый, август ахырында Төзелеш урамындагы 20А һәм 22А йорт алларында эшләр башлау планлаштырыла, ул 1 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

– Гыйззәтуллин урамындагы 17нче йорт алдында эшләр, яңгыр яву сәбәпле, бер атнага тоткарланды, – диде «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов. – Әле анда иске бордюрлар һәм балалар мәйданчыгы сүтеп алынган, яңа мәйданчыкка нигез салына, яңа бордюрлар куела.

Әйткәндәй, сүтеп алынган әйберләр эзсез югалмый, район үзәгендәге башка йорт алларына куела. Мәсәлән, Гыйззәтуллин урамындагы 17нче йорт алдыннан алынган элементлар шикәр заводы бистәсенә һәм Киров урамындагы 56нчы йорт алдына җибәрелде.

Ә Тракт урамындагы 6нчы йорт янында төп эшләр башкарылган инде: бордюрлар куелган, тротуарга, подъезд юлларына, йорт алдына, кер элә торган мәйданчыкка асфальт җәелгән. Балалар мәйданчыгы элементлары, эскәмияләр, чүп савытлары һәм чәчәк түтәлләре читенә койма куясы калган.

– Безнең йорт алдының бу программага эләгүенә бик шатмын, хәзер матур гына түгел, уңайлы да. Балалар мәйданчыгы куелуын түземсезлек белән көтәбез, – диде Тракт урамындагы 6нчы йортта яшәүче Ирина Драгун.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр эшләр барышын күзәтеп торалар, контрольдә тоталар, шулай булмыйни, алар да бит үзләренең хәләл акчасын биргән – программа шартлары буенча, йортта яшәүчеләрнең барысы бергә финанслауда катнашса гына йорт алды төзекләндерү буенча программага кертелә, халык керткән өлеш бер процент тәшкил итәргә тиеш. Күптән түгел социаль челтәр төркемендә түбәндәге язма барлыкка килде: «Гыйззәтуллин урамындагы 17нче йорт алдына салынган вак ташны читкә ташыйлар, ә бригадир күз йома. Кешеләр әйтүенчә, ул үзе рөхсәт биргән! Без капиталь ремонт өчен түлибез, ә алар тарата!».

– Борчылмагыз, Тракт урамындагы 6нчы һәм Гыйззәтуллин урамындагы 17нче йорт алларын төзекләндерү буенча эшләр подрядчы оешма белән килешү нигезендә башкарыла. Төзелеш мәйданчыгына вак таш ике объектта да куллануны исәпкә алып китерелгән. Контрольлек итүегез өчен рәхмәт, сораулар туса, «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятенә мөрәҗәгать итегез, – дип бу хәлгә аңлатма бирделәр идарә итүче компаниядә. Ә 1 сентябрьгә кадәр 2020 елда төзекләндерү планлаштырылган йортларда яшәүчеләр белән җыелыш үтәчәк.

Программа кагыйдәләренә ярашлы, эшләр бәясенең 94%ын республика, 5%ын – муниципалитет, 1% бу йортларда яшәүчеләр түли.

Программаны гамәлгә ашыру барышында йорт аллары яктыртылачак, яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылачак, тирә-юньгә агачлар утыртылачак, шулай ук эскәмияләр, чүп савытлары, машина кую урыннары булачак.


Безнең белешмә

Агымдагы елда «Башкортстан йорт аллары» программасы барышында бөтен республика буенча капиталь ремонт таләп ителгән өч мең йорт алды территориясенең 480ен ремонтлау планлаштырыла.

2019 елда бу максатка 1,7 миллиард сум акча бүленгән. Әлеге программа 2024 елга кадәр исәпләнгән. Якындагы биш елда Башкортстан Республикасында 2903 йорт алдын үрнәкле итү планлаштырыла.
Читайте нас: