Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
20 август 2019, 14:26

«Кыяга төшерелгән» рәсемнәрне бетерергә, ишекләрне алыштырырга

Башкортстанда подъездларны ремонтлауга алты миллиард сум акча тотылачак

Башкортстанда 2024 елга кадәр подъездларны комплекслы ремонтлау республика программасы барышында 26 мең подъездны ремонтлау планлаштырыла.

2019 елда Чишмә районында подъездларны комплекслы ремонтлауга 7,1 миллион сум акча бүленәчәк.

– Күп фатирлы 12 йортта 33 подъезд ремонтланачак, бу райондагы подъездларның гомуми саныннан алты процент чамасы, – диде «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов. – Чишмә районында күп фатирлы 236 йортта барлыгы 600 подъезд бар, шулардан 500 подъездны үз эченә алган 215 йорт безнең идарәлек карамагында.

Эдуард Фәнил улы сүзләренә караганда, ремонтланырга тиешле подъездлар санын төбәк операторы билгели. Исемлеккә начар торышта булган йортлар кергән.

– БР Торак һәм төзелешкә күзәтчелек буенча дәүләт комитеты җәмәгать советы белән берлектә йортларның сайлап алынуын тикшерәчәк, – дип аңлатты Э. Илалов. – Беренче чиратта начар торыштагы подъездлар ремонтланачак.

Тынычлык урамындагы 6нчы йортта урнашкан ике подъездда күбесенчә пенсионерлар яши. Биредә диварлардан штукатурка кубып төшә, тонык яктырткычлар баскыч мәйданын начар яктырта, ә тышкы ишектән беренче катка күтәрелгәнче капшана-капшана барырга кирәк. Стеналар һәм ишекләр төрле язулар белән чуарланган – бу үсмерләр «иҗаты». Йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, яшьләр җылыну өчен еш кына подъездларда җыелалар, үзләреннән соң шешәләр калдыралар, диварларга рәсем төшерәләр, лампочкаларны борып алалар.

– Безнең йорт 1971 елда төзелгән, хатыным белән бирегә 1972 елда күчеп килдек, – дип сөйләде урам комитеты рәисе, йорт өчен җаваплы Валентина Евсикова. – Без Кубаньдагы Усть-Лабинск шәһәреннән күченеп кайттык.

Валентина Степановна сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләр подъездларны ремонтлау зарурлыгы турында күптән сөйләшкәннәр, әмма барысын берьюлы эшләп булмый, шуңа күрә иң башта җылылык торбаларын алыштырганнар, канализацияне ремонтлаганнар. Ә хәзер аларны куандырып, йортларның подъездларын ремонтлау программасы буенча эшләр башлана.

– Мин күршеләргә иң башта, әйдәгез, башлык һәм киез итек сатып алыйк, аннан соң иреннәрне буярбыз, дидем ул вакытта, – ди елмаеп В. Евсикова.

Башкарылачак эшләр арасында тышкы ишекләр, плитәләрне алыштыру белән идәннәр, диварлар һәм түшәмнәр ремонтланачак. Шулай ук почта тартмаларын, яктырткычларны һәм тәрәзәләрне алыштыру ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, бер подъездны ремонтлауның чикке бәясе 2 катлы йортлар өчен 150 мең сум, 5 катлы йортлар өчен 220 мең сум, 10 катлы йортлар өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Подъездларны комплекслы ремонтлау буенча эшләр 15 апрельдә башланды һәм 2019 елның 1 ноябрендә тәмамлау планлаштырылган.


Безнең белешмә

2019 елда Чишмә районында подъездларны комплекслы ремонтлау барышында район үзәгенең түбәндәге йортларында подъездлар ремонтланачак: Гыйззәтуллин урамы, 19, Киров урамы, 1, Тынычлык урамы, 3, 6, Яңа урам, 2, Типография урамы, 23, Чернышевский урамы, 5, 13, Почта тыкрыгы, 2; Чишмә авылының Колхоз урамы, 18; Шөнгәккүл авылының Көнбатыш урамы, 2; Алкин-2 авылының Мәктәп тыкрыгы, 16.
Читайте нас: