Чишмэ
+30 °С
Ясно
Тат
Рус
Төзекләндерү
10 Июля 2019, 07:02
Ленин паркы төзекләндерелә башлады
Июнь башларында «Шәһәр мохите» проекты барышында Чишмә поселогының В. Ленин исемендәге паркын төзекләндерү буенча эшләр башланды.
Ленин паркы мәйданы (Бакча урамыннан Чернышевский урамына кадәр) якынча ике гектар тәшкил итә. Әлегә кичке вакытта паркта йөрмәвең хәерлерәк: асфальт юлның бер өлеше алынган, агачлар төпләнгән, электртапшыру линияләре һәм баганалары сүтеп алынган.
– Әзерлек эшләренә ун көнләп вакыт үтте, шулай ук яңгырлар да эшне тоткарлый. Паркны төзекләндерүне сентябрь урталарына тәмамларга планлаштырабыз. Парк территориясендә 700 метр озынлыктагы велосипед юлы, 500 квадрат метр мәйданлы, резина капламалы балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шуннан тыш, эскәмияләр, бәдрәф куелачак, – дип хәбәр итте субподрядчы вәкиле Шираз Агеян.
Әйткәндәй, «Гранд Строй Сервис» җәмгыяте генераль подрядчы булып тора. «2019 елда заманча шәһәр мохитен формалаштыру» муниципаль программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 14,8 миллион сумнан артык акча бүленгән, парк территориясе аның барышында төзекләндерелә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"