Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 Май 2019, 18:36

«Юл эксперты» юллар ремонтлауны күзәтә

Юллардагы һәм йорт алларындагы чокыр-чакырларны ремонтлауга гариза калдырырга мөмкинлек бирүче «Юл эксперты» мәгълүмат системасы республика юлларын төзекләндерергә ярдәм итә.

Ул 1 апрельдә эшли башлады, әлеге вакытта мобильле кушымта ярдәмендә 33 меңнән артык чокыр-чакырны ямауга гариза алынган һәм шуның 19 меңе буенча эшләр башкарылган. Эш расланган графикка ярашлы алып барыла.

Республикада ел башыннан юллардагы 348,5 мең чокыр-чакыр ямалган, шуларның 115,5 меңе апрельдә ремонтланган. Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә БР Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

Киңәшмә барышында йорт аллары территорияләрендәге чокыр-чакырларга игътибар бирелде.

Башкортстан Республикасында вице-премьер вазифасын башкаручы – торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Кирәев хәбәр итүенчә, «Юл эксперты» мәгълүмат системасына йорт алларындагы чокыр-чакырлар буенча 7,5 мең заявка килгән, шуларның 2,2 меңе буенча эшләр башкарылган. Муниципалитетлар вәкилләре йорт алларын карап чыгу нәтиҗәсендә 52 мең чокыр-чакыр билгеләнгән, тик әлегә кадәр аларның барысы да системага кертелмәгән. Михаил Кирәев чокыр-чакырларны 15 июньгә кадәр ремонтлау кирәклеген ассызыклап, шәһәрләр һәм районнарда бу юнәлештәге эшләрне көчәйтү зарурлыгын ассызыклады.

«Юл эксперты» кушымтасыннан файдалану өчен аны «App Store», «Google play» ярдәмендә үз смартфоныңа күчерү, географик мәгълүматлар алуга рөхсәт биреп теркәлү мөһим. Кайбер чокыр-чакырлар тиешле хезмәтләр игътибарыннан читтә калмасын өчен бу урынны фотога төшереп, кайда булуын күрсәтеп шул турыда модерациягә җибәрү мөһим (ул бер көн дәвам итә). Проблема ачыкланганнан соң өч эш көне дәвамында хәл ителергә һәм аның сөземтәләре турында порталда отчет бирелергә тиеш.

Шул ук вакытта кулланучының «Шәхси кабинетында» барлык көнүзәк мәгълүмат: гариза бирелү, аның буенча эшләр башлану вакыты күрсәтелә.

Тимур Мөхәммәтҗанов шулай ук чокыр-чакырларны ремонтлаганда термопрофильләштерү (иске асфальт кисәкләренә төрле өстәмәләр, вак таш һәм беркетә торган башка матдәләр кушып шуны ук юлга кире салу) ысулы кулланылуы турында хәбәр итте. Яңа технологиянең өстенлеге эшләрне тиз арада башкару гына түгел, иң мөһиме – юл капламасының озакка җитүе. «Башкиравтодор» җәмгыяте шул ысул буенча эшләячәк. Әлеге вакытта компаниягә алты термоҗылыткыч кайтарылган, алар Благовещен, Стәрлетамак, Мишкә, Белорет районнары һәм Уфа шәһәренең юл төзү-ремонтлау идарәлегенә җибәреләчәк.

Радий Хәбиров «Юл эксперты» кушымтасының файдасын ачыклау өчен БР Транспорт буенча дәүләт комитетына җәмәгатьчелек вәкилләрен җәлеп итеп ремонт эшләре барган урыннарга баруны оештырырга тәкъдим итте, шулай ук йорт алларындагы чокыр-чакырларны ремонтлауга аеруча игътибар бирергә кушты.
Читайте нас: