Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
24 апрель 2019, 11:29

Сынташ үзгәрәчәк!

Үткән җомга Чишмә поселогының Елга аръягы бистәсендә урнашкан Сынташ чишмәсенең тирә-юне тәртипкә китерелде.

Анда эшләүчеләрнең киемендәге язулар буенча, табигать чыганагының тирә-ягын җыештырырга Чишмә май экстракцияләү заводы хезмәткәрләре килүе аңлашылды.

Бу гаҗәп тә түгел, әлеге предприятие Сынташ чишмәсен 2010 елда үз канаты астына алды, һәм менә тугыз ел дәвамында карап, җыештырып тора.

– 2010 елда без чишмәнең тирә-юнен үзгәрттек, төзекләндердек, биредә елына ике тапкыр – яз һәм көз шимбә өмәләре үткәрәбез, – дип сөйләде заводның генераль директоры, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов. – Мәсәлән, үткән елда чишмә территориясеннән 9 тонна чүп-чар чыгардык. Ул быел да аз түгел: аңлашыла ки, таллыкны чистартырга туры килә, анда да көнкүреш калдыклары җитәрлек. Халык чишмә суын алып китә, ә үзләреннән соң целлофан төргәкләр, пластик баллоннар калдыралар, экологиягә зур зыян китерәләр. Күпләрнең матурлыкны сакламавы һәм башкалар хезмәтенең кадерен белмәве кызганыч!

Территориядә бер көндә генә тәртип урнаштырып булмаячак, әмма завод хезмәткәрләре эшне май бәйрәмнәренә бетерергә вәгъдә итәләр. Биредә техника – арбалы трактор-төягеч тә бар.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, А. Якупов сүзләренә караганда, Сынташ чишмәсе янәдән үзгәртеп корылачак. Биредә сукмакны һәм ташларны яңартырга планлаштырыла.
Читайте нас: