Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде.
Ярыкларны ямау буенча эш 1 марттан бирле бара. Шикаятьләр ташкынын көтмичә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ихаталарда гомум мәйданы 25,5 мең квадрат метр булган 16 мең чокыр исәпләгән. Бу Мәскәүдәге Кызыл мәйданнан да зуррак күләм дигән сүз. Дүрт меңнән артык чокыр тигезләнгән дә инде, калганнарында эш бара. Тагы да юлларда 27,3 мең чокыр ямалган. 5 апрельдән кайнар асфальт-бетон җитештерүче 17 завод эшкә кушылган.
Фото эшлә һәм чокырны тигезләячәкләр
Проблеманы тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итү максатында Башкортстанда «Юл эксперты» махсус мобиль кушымта эшләнде. Хәзер теләгән һәркем чокырның фотосын эшләп җибәрә ала, җаваплы хезмәтләргә проблеманы хәл итү өчен өч көн бирелә. Программа эшли башлаганнан соң берничә көндә ихаталардагы чокырлар турында – 450, юллардагылары буенча 1719 заявка килгән.
Моны ничек эшләргә кирәклеге турында кыскача аңлатма бирәбез.
1) Смартфоныгызга «Юл эксперты» кушымтасын урнаштырыгыз. Хәзер Андроидтагы телефоннар өчен дә, айфоннар өчен дә версияләр бар. Программаны эшләүчеләр шушы көннәрдә башкалар өчен дә, атап әйткәндә, Windows Phone өчен версияләр чыгарырга вәгъдә итә.
2) Тәүдә кушымтада теркәлергә кирәк. Бу авыр түгел – исемне, электрон почта адресын язабыз һәм пароль уйлап табабыз. Программа сездән геомәгълүматларга керергә рөхсәт сораячак – рөхсәт итәргә кирәк, югыйсә система сезнең кайдалыкны аңламаячак, шул сәбәпле ремонт өчен җаваплыны дөрес тәгаенләмәскә мөмкин.
3) Эшне башлау өчен «Яңа чокыр» кнопкасына басыгыз. Программа чокырны кайда ямарга кирәклеген күрсәтүегезне үтенәчәк: «Юлда»мы яисә «Ихатада»мы.
4) Чокырның фотосын эшләгез, фотога якындагы бина, ниндидер шәһәр объекты, шлагбаум эләксә яхшырак. Экранда сезнең кайдалыгыгызны күрсәткән кызыл маркер күрәчәксез. Аны чокыр өстенә урнаштырыгыз. Программа хаталанса, аны төзәтергә мөмкин. Кирәк булганда, кыска гына аңлатма язарга да була. Шуннан соң «Әзер»гә басыгыз, сезнең заявкагыз китте.
5) Акыллы программа сез торган территория өчен кем җаваплы икәнлеген үзе билгеләячәк һәм шикаятьне шул ведомствога җибәрәчәк. Заявканы модератор да тикшерә, чөнки шаяртырга яратучылар бөтенләй башка урыннан фото җибәрергә мөмкин.
6) Проблема өч көн эчендә хәл ителергә тиеш. Дөрес, әлегә эш күләме күп булу сәбәпле, вакыт сузыла. Эшләр тәмамлангач, алар ремонтланган урынны фотога төшерә. Сез аны «заявкалар» бүлегендәге мобиль кушымтада күрәчәксез.
Башкортстан – аварияләр буенча алда
Шул ук вакытта республика юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар саны буенча Рәсәйдә дүртенче урынны били. Статистика мәгълүматлары буенча, былтыр республикада 4406 авария теркәлгән, бу аннан алдагы елдагыдан 19га күбрәк, 550 кеше һәлак булган (2017 елдагыдан 38гә күбрәк), 5494 кеше җәрәхәтләнгән (аннан алдагы елдагыдан 71гә азрак). Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә, Мишкә, Благовещен, Краснокама, Салават, Мәчетле, Яңавыл, Борай һәм Тәтешле районнарында, 2017 ел белән чагыштырганда, аварияләр саны арткан.
– Юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә соңгы чорда зур игътибар бирәбез. Үлем белән тәмамланган аварияләр – иң элек бу безнең туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тартып алган коточкыч фаҗига, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. – Бу – без хәл итәргә тиешле мөһим дәүләт бурычы. Аварияләр санын киметергә мөмкин, дип саныйм. Әмма тиешле нәтиҗәгә эзмә-эзлекле системалы карарлар ярдәмендә генә ирешә алачакбыз. Моның белән иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнергә кирәк.
Республиканың ЮХИДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, юл-транспорт вакыйгаларына еш кына тиешле күләмдә юл билгеләре һәм кайбер урыннарда тротуарлар булмау сәбәпче. Әле Башкортстанда 500 меңнән артык юл билгесе куелган, янә 25 мең данә юл билгесе җитми.
Динар Гыйльметдинов фикеренчә, юл билгесен термопластик белән сызарга кирәк, чөнки башкалары бер айдан соң җуелып бетә. Республика башкаласында бу юнәлештә эш башланды да инде – термопластик җитештерү буенча өч корылма сатып алынган, мондый разметканы сызуга шәһәр 31 миллион сум акча юнәлтәчәк.
Республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Азамат Таепов белдерүенчә, төбәк һәм муниципальара юлларга билгеләр җәен төшереләчәк.
Республика җитәкчесе депутатлар алдында чыгыш ясаганда шуны ассызыклады, былтыр юлларга 15,8 миллиард сум, шул исәптән 1,5 миллиард сум федераль акча юнәлтелгән. Норматив таләпләргә җавап бирүче юллар өлеше арткан. Быел Уфага көньяктан керү юлында яңа күпер төзү өчен Мәскәү 500 миллион сумлык заявканы хуплаган, тиздән шулай ук «Уфа–Ырынбур» Р-240 трассасы киңәйтелә башлаячак. Юлларны кагыйдәләрне бозуны фото- һәм видеотеркәү камералары белән җиһазландыруга әзерлек бара. Республика бөтен территория буенча 800дән артык шундый комплекс урнаштырырга планлаштыра. Бу водительләрнең тәртибен яхшыртуда тоемлы чара булачак.
- 2019 елда юл кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видеотеркәүнең 800 комплексын урнаштыру планлаштырыла