Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 апрель 2019, 11:25

Юкәләр һәм велосипед юлы

Чишмәдә «Шәһәр мохите» проекты буенча Ленин паркы төзекләндереләчәк

2019 елда «Бердәм Рәсәй» партиясе башлангычындагы «Шәһәр мохите» проекты барышында Чишмә поселогында В. Ленин исемендәге парк төзекләндереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, район үзәгендә шәһәр мохите проекты барышында кайсы җәмәгать территориясен төзекләндерү мөһимлеген Рәсәй Федерациясе Президентын сайлау көнендә чишмәлеләр үзләре тәкъдим иткән иде.

Ленин паркы Бакча урамыннан Чернышевский урамына кадәр якынча ике гектар мәйдан тәшкил итә. Әлеге территория чүп-чардан тулысынча чистартылачак.

– Проект буенча Пионерлар һәм укучылар йорты бинасы яклап тротуар буендагы агачларны төпләү планлаштырыла. Паркка яңа агачлар: юкәләр һәм чыршылар утыртылачак. Тротуарга капиталь ремонт ясалачак, ә җәяүлеләр йөри торган сукмакларга һәм Владимир Ленин бюсты куелачак мәйданчыкка брусчатка салыначак. Шулай ук урамны яктырту системасы яңартылачак, видеокүзәтү куелачак, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.

Паркта якынча 600 метр озынлыктагы тәүге велосипед юлы салыначак. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре куанычына биредә резина түшәмәле 500 квадрат метрлы яңа балалар мәйданчыгы булачак. Моннан тыш, эскәмияләр, бәдрәфләр куелачак һәм газон җәеләчәк.

– «2019 елга заманча шәһәр мохитен булдыру» муниципаль программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан барлыгы 17,6 миллион сум акча бүленәчәк, шул исәптән 14,8 миллион – Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсенә һәм 2,8 миллион – Лесной авыл Советы биләмәсенә, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Читайте нас: