– Безнең халык уңайлы, тыныч, имин мохиттә яшәргә лаеклы. Әйдәгез, республикада бергәләп генераль җыештыру үткәрик.
Безнең шәһәрләр, поселоклар, территорияләр чиста булырга тиеш.
Шуңа күрә безнең тарафтан җитди нигездә өмәләрне тергезү турында карар кабул ителде, – диде республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Тәүге гомумреспублика өмәсе үткән ялларда узды, бер атнадан соң тагын берсе булачак. Ләкин бу эшләр тукталып тора дигәнне аңлатмый. Торак һәм коммуналь хезмәтләр калган карны чистарта, кыш буена җыелган чүп-чарны чыгара. Аннан соң алар коймаларны һәм чүп савытларын төзәтәчәк һәм буяячак, ихаталарда газоннарны, контейнер һәм балалар мәйданчыкларын киртәләячәк, бина фасадларын юачак. Җылы көннәр башлангач исә яшел үсентеләр белән шөгыльләнергә – туфракны йомшартырга, агачлар һәм куаклыклар утыртырга, түтәлләр ясарга да мөмкин булачак.
Бу күләмле эш. Мәсәлән, былтыр, шәһәр һәм район хакимиятләре мәгълүматлары буенча, өмәләргә 1,4 миллионнан артык кеше чыккан, бу – республика халкының өчтән бер өлешеннән күбрәк. 30 мең машина җәлеп ителгән. Өмәләр чорында бөтен республика буенча 38 мең тонна чүп-чар җыелган һәм түгелгән, бу тугыз меңгә якын туп-тулы «КамАЗ» дигән сүз!
1 майга республика балкып торырга һәм яңарырга тиеш.
– Без элек өмә дип аталган гомум җыештыру чараларын тергезәбез, ул вакытта барысы да яхшы кәеф белән ихаталарны җыештырырга чыга иде. Бу – яхшы традиция. Халыкка эшләргә уңайлы шартлар тудыру зарур. Шуңа күрә эш урыннары, күләме һәм төрләре, тиешле инвентарь бирүдән башлап, барысын да җиренә җиткереп оештырырга кирәк. Җәмәгать урыннарында бәйрәм кәефе тантана итсен өчен мотлак рәвештә музыка яңгырарга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Ихатасын күркәмрәк һәм чистарак итүгә һәр кеше үз өлешен кертә ала – әгәр дә күршеләрегез белән шундый карарга килсәгез, хакимият сезгә кирәк булган әйберләрне бүләчәк, килешә алсагыз, түтәлләр өчен үсентеләр дә бирергә мөмкин.
Чүп-чар чыгарудан тыш, 20 апрельдән 20 майга кадәр республикада агач утырту айлыгы һәм «Яшел Башкортстан» акциясе үтә, анда барлык муниципалитетлар да катнашачак. Вице-премьер вазифасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белдерүенчә, яңа агачлар утырту өчен республикада гомум мәйданы 400 гектар булган 120 урман участогы билгеләнгән. Бу мизгелдә 30 миллион ике һәм өч еллык үсентеләр утырту планлаштырыла.
Агачларны утыртуның бердәм көне 27 апрельгә билгеләнгән.
Үзәк мәйданчык Кушнаренко районының Солтанай авылы янындагы территория булачак, анда 5 гектар җирдә 20 меңнән артык үсенте утыртылачак. Шәһәр һәм районнарда, шулай ук тематик аллеялар, скверлар өчен мәйданчыклар әзерләнергә тиеш. Аларның адреслары ачыклангач, район хакимиятләре сайтында һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының forest.bashkortostan.ru сайтында бу хакта мәгълүмат урнаштырылачак.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бәләкәй үсентеләрнең 90 процентка якыны үлә. Шуңа күрә, акция исем өчен генә үткәрелмәсен, ә нәтиҗәле булсын өчен, агачлар утыртканда зур үсентеләргә өстенлек биреләчәк, аларның урындагы шартларга туры килә һәм яхшы тернәкләнеп китә торган төрләрен сайлау зарур.
– Акциянең мәгънәсе – агач утырту һәм яшелләндерү генә түгел, ә җәмәгать башлангычларына ярдәм итү, кешеләрне шәһәр һәм авылларны чистартуга җәлеп итү, – диде республика җитәкчесе.
Акция йомгаклары буенча «Яшел Башкортстан» фотоконкурсы үтәчәк. Анда катнашу өчен агач утыртырга, аның янәшәсендә фотога төшәргә һәм фотоны социаль челтәрләрдәге биттә #зеленаябашкирия2019 хештегы астында урнаштырырга кирәк.
Түтәлләргә машина куйган өчен штраф салачаклар!
Республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары газоннарга һәм чәчкә түтәлләренә автомобиль куйган һәм алар өстеннән үткән өчен штраф салу башлангычы белән чыкты. Закон беренче укуда кабул ителде дә инде, ә тугызынчы апрельдә ул тулысынча расланырга тиеш. Гражданнар өчен штраф 1–2 мең сум тәшкил итәчәк, ә предприятиеләр өчен 30 мең сумга кадәр булачак. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров ул тизрәк көченә керсен өчен тиешле чаралар күрергә кушты. Законның кайчан һәм ничек эшкә кушылуы һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарттыру өчен нишләргә кирәклеге белән без алдагы саннарның берсендә таныштырырбыз.
Көньяк Урал ботаника бакчасы-институтының фәнни хезмәткәре Надежда Рязанова белдерүенчә, безнең климат ылыслы агачлар, көнбатыш савырның төрле сортлары өчен яхшы, шәһәрләрдә – чыршы, авыл җирендә, шәһәр янында наратлар әйбәт үсә.
– Махсус рәвештә шәһәрләр өчен чыгарылган үсемлекләр бар. Шәһәр шартларын сирень, бакча ясмине, алмагач, барбарис яхшы кичерә. Соңгы елларда туңмый торган һәм матур чәчәк атучы амур дейцияләрен үстерәләр. Кисеп төрле фигуралар ясау мөмкинлеге булган үсемлекләр, мәсәлән, камыр агачы утырталар. Тере читән сыйфатында кизил куаклыклары файдаланыла. Ландшафтны төрле төстәге яфраклы һәм чәчәкле декоратив спирея бизи, – ди ул.
Яфраклы куаклыклар утыртканда үсемлекнең күләгә җир яратуын яисә яктылыкны үз итүен исәпкә алырга кирәк. Ә сатып алганда аның безнең климатка яраклашкан булуы турында кызыксыну зарур. Әгәр дә ул күп еллар кайтарылса, курыкмыйча сатып алыгыз һәм утыртыгыз. Тагын бер мөһим мәсьәлә – ихатада чәчәкләр утырту бер, агач утырту икенче эш.
– Агачларны идарә итү компаниясе белән мотлак килешеп утыртыгыз. Эш шунда, йорт тирәли җир астыннан төрле коммуникацияләр – газүткәргеч, җылыту торбалары, канализация үтә. Агач тамырлары аларга зыян салырга мөмкин яисә планлы ремонт вакытында агачларны йолкып алачаклар. Кызганыч булачак. Шуңа да эшне килешеп башкарырга кирәк, – ди эксперт, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге «Уфасити.ми» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вадим Беляков.
...һәм моны ничек дөрес эшләргә?
– Иң элек чокырны дөрес әзерләргә кирәк. Ул түгәрәк һәм кырлары текә булырга тиеш. Төбен йомшартырга, 10–15 сантиметрлы таучык эшләргә һәм шунда казык тыгарга кирәк. Ике кеше утырту уңайлырак: бер кеше үсентене тамырлары кәкрәймәсен өчен тигезләп чокыр үзәгендә тотып тора, икенчесе аны туфрак белән күмә һәм агач кәүсәсен казыкка бәйли, – ди Уфа урман хуҗалыгы техникумының «Урман хуҗалыгы» бүлекчәсе мөдире Гөлназ Ихсанова.
Кәүсәнең тамыры җирдән 2–4 сантиметр чыгып торырга тиеш, чөнки туфрак су сипкәнннән соң утыра. Утыртканнан соң сипкән су агып китмәсен өчен кәүсә тирәли кечкенә чокыр ясау зарур. Үсентегә күп кенә су сибеп, агач чүбе яисә салам белән ябып куярга кирәк.