Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
13 апрель 2019, 13:04

Шимбә өмәсеннән фотолар – Инстаграмда

Үткән атнада экологик шимбә өмәләре башланды.

Район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре кулларына көрәкләр, себеркеләр һәм тырмалар тотып поселок һәм авыл урамнарына чыктылар.

Чишмәлеләр экологик акциягә кушылырга өндәп социаль челтәрләргә фотографияләрен куйдылар.

– Барыгыз да өмәгә! Безнең утыздан артык хезмәткәребез җәмәгать урыннарында һәм йорт аллары территорияләрендә эшли, – дип мөрәҗәгать иткән «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов.

Районның төрле оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре социаль челтәрләрдә #чишмывместе #чтоунасводворе хештеглары астында шуңа охшаш язмалар урнаштырган.

– Шимбә өмәсе – ул безнең матур җирдә яшәргә теләвебез, язгы көндә, рәсми булмаган шартларда бергәләп саф һавада йөрү мөмкинлеге, һәр җирдә, кешенең үзендә дә, аның тирә-ягында да тәртип булырга тиеш, шуңа күрә шимбә өмәләренә чыгу мөһим. Җыештырганнан соң безнең тырышлык белән тагын да матурланган тирә-юньне күргәч, күңел күтәрелеп китә. 6 апрельдә үзәк район дәваханәсе территориясендә хезмәткәрләр үз участокларында тәртип булдырырга чыктылар.

Көн аяз, кояшлы, кәефләр күтәренке булды. Барысы да тырышып эшләделәр. Булдырдылар! – дип язган Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров өмәдә төшкән фото астына.

Өмәдә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә катнашты. Киров урамындагы 3нче йорт янындагы территорияне дә чүп-чардан һәм коелган яфраклардан тазарттылар.

– Тәрәзәдән караганда тирә-юнь җыештырылган булса, күз куана бит, – дип фикерләре белән уртаклашты алар.

«АРТ» сәүдә үзәге хезмәткәрләре дә җәмәгать территориясен тәртипкә китерде. Кайберләре ял көнендә сәүдә ноктасын япмас өчен якыннарының өмәдә булышуын сораганнар. Мәсәлән, гимназия укучысы Тимур Темиров картәнисенә ярдәмгә килгән.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә быел 6 апрельдә үткән тәүге шимбә өмәсендә 15960 оешма, 319 меңнән артык кеше катнашуын, якынча 110 мең кубик метр чүп-чар җыештырылуын хәбәр иткән.
Читайте нас: