Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
27 март 2019, 14:05

«Башкортстан йорт алларында» таганнар һәм видеокүзәтү

Республикада төзекләндерү буенча «Башкортстан йорт аллары» программасы тормышка ашырыла, агымдагы елда аның барышында 480, якындагы биш елда төбәкнең тагын өч меңгә якын торак пунктында йорт аллары комплекслы ремонтланачак.

Бу максатларга 1,7 миллиард сум акча бүленәчәк.

2019 елда «Башкортстан йорт аллары» программасы барышында Чишмә районында түбәндәге адрес буенча йорт алларын комплекслы ремонтлау планлаштырыла: Алкин-2 авылында Мәктәп тыкрыгы, 16; Шөнгәккүлдә Яшьләр урамы, 2, 4, Шоссе урамы, 2; Чишмә поселогында Тракт урамы, 6; Гыйззәтуллин урамы, 17; Төзелеш урамы, 20А һәм 22А. Муниципаль район буенча финанслау күләме 23 миллион сум тәшкил итәчәк, акчаның 99 проценты республика һәм урындагы бюджеттан бүленәчәк, халык керт-кән өлеш бер процент – якынча 218 мең сум булачак.

Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин сүзләренә караганда, 2017 елда «Заманча шәһәр мохитен булдыру» программасына керү өчен йорт аллары сайлап алынган.

Хәзер йорт аллары территорияләре «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча комплекслы төзекләндереләчәк. Үзләренең йорт алларын төзекләндерергә теләүче йорт комитетлары заявкалар биргән инде, әлеге вакытта бу программаны гамәлгә ашыру тәмамланганчы, ягъни 2024 елга кадәр чират билгеләнгән.

– Ул вакытта гариза биргән йортлар резервтагы исемлеккә керде. Акчага экономия ясалган очракта, төп исемлектәге йорт аллары төзекләндерелсә, программага резерв исемлектәге йорт аллары да кертеләчәк. Йортта яшәүчеләрнең барысы да акча кушса, алар керткән өлеш бер процент тәшкил итәргә тиеш, – дип аңлата Булат Салават улы. – 2019 елда җыелыш үткәрелде, анда йорт алларының дизайн-проекты расланды.

Йорт алларын комплекслы ремонтлау буенча эшләр барышында әлеге вакытта булган асфальт юлларга, тротуарларга капиталь ремонт ясалачак, машиналар кую урыны зурайтылачак. Урамнарда кирәк булган урыннарга фонарьлар эленәчәк һәм яктырткычлар ремонтланачак. Шулай ук видеокүзәтү урнаштырылачак. Моннан тыш, чүп савытлары, эскәмияләр һәм балалар өчен резина түшәмәле хәвефсез уен мәйданчыклары куелачак. Мәсәлән, Төзелеш урамындагы 20А һәм 22А йорт алларында балалар мәйданчыгы бар, әмма аның җиһазлары иске.

– Аны күптәннән яңарту таләп ителә иде, йорт алдында машина куяр өчен урыннар да юк. Аларны юлда калдырып китәргә туры килә, ә бу башка автомобильләр хәрәкәтенә һәм җәяүлеләргә комачаулый, – диде 22А йортта яшәүче Илдар Мансуров.

Поссовет башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, эшләр апрель-май айларында, подрядчы оешма билгеләү буенча бәйге үткәрелгәннән соң, башланачак.
Читайте нас: