Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 март 2019, 12:18

Юлларга шампунь ник кирәк?

Яз тулысынча үз хокукына керә, димәк, урамнарны кыш буена җыелган чүп-чардан җыештырырга вакыт җитә.

Ә бу көннәрдә Уфада тузанлы урамнарны һәм тротуарларны шампунь белән юарга керешкәннәр.

Әлегә үзәк урамнар гына «күбекле ванна кабул итә», арытаба коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре башка урамнарда да чисталык һәм тәртип булдырырга вәгъдә итә.

Махсус бионорд-шампунь үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгерде. Эшчеләр аның ярдәмендә юлларны һәм бордюрларны кыш буена тупланган пычрактан, тоз кушылган ком катнашмасыннан, реагентлардан, шулай ук машина майларыннан һәм бензин тапларыннан чистартуы җиңелрәк, бу тәгәрмәчләрнең юлда шумавын, шуның белән бергә хәвефсезлек тәэмин итә, дип билгели. Иң мөһиме, бу шампунь тирә-як мохиткә зыян салмый, кешеләрдә аллергия китереп чыгармый.

Чыгымнар зур түгел. Мәсәлән, суның һәр сигез кубик метрына биш литр бионорд таләп ителә. Махсус шампунь мөһим булган саен, язгы-җәйге мизгелдә кулланылачак. Әйткәндәй, шул рәвешле чистартылган асфальт юлларга билгеләр сызу да җиңелрәк. Мондый алым куллану ярдәмендә ак сызыклар озаккарак җитәчәк.

Юлларны шампунь белән юу тәҗрибәсе безгә Европадан килгән. Германиядә ул яхшы традициягә әйләнгән, нәтиҗәдә – шәһәрләрдә пычрак һәм тузан кимегән.

Азиягә килгәндә исә, японнар чисталыкны аеруча ярата. Мәсәлән, кибет хуҗасының һәр иртәсе тротуарны һәм кибет тәрәзәләрен юудан башлана.

Безнең илдә бик күп шәһәрләрдә магистральләрне дә юа башладылар. Бу ысулны тәүгеләрдән булып Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта кулландылар. Шампунь белән Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Чиләбе һәм башка күп кенә шәһәрләрдә юллар нәтиҗәле чистартыла.

Әмма юлны күбек белән юу гына аз. Торак пунктларда пычраклык белән шимбә өмәләре ярдәмендә көрәшәләр. Республикада беренче өмәләр алтынчы апрельдә үтәчәк.

– Элек шимбә өмәләре дип аталган чараларны янәдән тергезик.

Без студент чакта кулларыбызга көрәк алып, күтәренке кәеф белән, җырлый-җырлый өмәгә чыга идек. Онытылган күркәм традиция. Барысын да бик яхшы оештырырга кирәк, – диде оператив киңәшмә барышында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. – Бәйрәм мохите булдыру өчен барлык җәмәгать пунктларында да яхшы музыка яңгырасын иде.
Читайте нас: