Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
5 март 2019, 16:09

Халык актив – проблемалар хәл ителә

Алкин-2дә ППМИ барышында балалар бакчасын ремонтлау ниятләнә

Алкин-2 авылында яшәүчеләрнең күбесе тагын бер тапкыр Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында (ППМИ) катнашу идеясен күтәренкелек белән кабул иттеләр. Берничә ел элек бу программа әлеге торак пункттагы мөһим проблеманы хәл итәргә ярдәм иткән иде инде.

2019 елда проект сайлау өчен ике җыелыш үтте, анда Лесной авыл Советы биләмәсе кураторы – Чишмә район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров, төрле хезмәтләр вәкилләре, биләмәләр депутатлары һәм, әлбәттә инде, авыл халкы катнашты.

– Белүегезчә, Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасының бурычы – муниципалитетның акчасы җитмәгән проблемаларны чишәргә ярдәм итү, – дип авылдашларына мөрәҗәгать итте биләмә башлыгы Ринат Кулбаев. – ППМИда ике төп шартны үтәгән: проектны әзерләүдә, тормышка ашыруда, халыктан һәм иганәчеләрдән акча җыюда актив булган торак пунктлар катнаша ала.

Р. Кулбаев программа шартларына игътибарны юнәлтте. 2016 елда «Үзәк урамдагы 22нче йорттан Фомин урамындагы 28нче йортка кадәр һәм Үзәк урамдагы 22нче йорттан Фомин урамындагы 24нче йортка кадәр җәяүлеләр өчен юл төзү» проекты уңышлы гамәлгә ашырылды, ә менә 2017 һәм 2018 елларда Алкин-2 шулай ук ППМИда катнашты, әмма, җыелышларга халык аз килү сәбәпле, бәйгедән үтә алмады.

Алга китеп шуны әйтик, Лесной биләмәсендә халыкның беренче чираттагы мәсьәләләрне тикшерү өчен җыелышка килүе белән проблемалар булмады.

Авыл халкы өч проект: «Әкият» балалар бакчасын капиталь ремонтлау (иске тәрә-зәләрне пластиктан ясалганга алыштыру); «Әкият» балалар бакчасын автоном җылылык белән тәэмин итү; Үзәк урамдагы 18нче һәм Мәктәп тыкрыгындагы 16нчы йортлар арасындагы балалар мәйданчыгын төзекләндерү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Анкета тутыру һәм тавыш бирү барышында халыкның күбесе тәрәзәләрен алыштырып балалар бакчасын капиталь ремонтлау өчен тавыш бирелде.

Проектны тормышка ашыру өчен 1339300 сум акча таләп ителә (исегезгә төшерәбез, программа республика, муниципалитет, иганәчеләр һәм халыкның өстәмә финанславын күз уңында тота). Муниципаль берәмлек 200 мең сум бүлә (23,41%), иганәчеләр өлеше – 135 мең сум, халыктан кимендә 150 мең сум акча җыярга кирәк булачак. Алкинлылар авылда яшәүче һәр кешедән 100әр сум акча җыярга, шулай ук тәрәзәләр куйганнан соң «Әкият» балалар бакчасы бинасын җыештыруда ярдәмләшергә вәгъдә иттеләр.

Проект, шул исәптән халыктан акча җыю буенча эшне җайга салу өчен инициаторлар төркеменә Гөлшат Габдрәхимова, Лиана Орлова, Сая Туюшева, Ольга Стрелкова, Зөлфия Башмакова сайланды. Акчаның бер өлеше артып калса, аны балалар бакчасы территориясен төзекләндерүгә юнәлтергә хәл ителде.
Читайте нас: