Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
26 февраль 2019, 16:36

Дураслылар янгын сүндерү тагылмасы сатып алырга булды

Дурас авылы халкы 2019 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) барышында тормышка ашырылачак проектны сайлауга җитди карадылар.

Зимфира Галимҗанова


Шулай булмыйни! Беркемнең дә үз тормышын уңайлырак итү мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килми.

Тиеш булганча, 2018 елда ике җыелыш үткәрелде. Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов халыкка авыл биләмәсендә ППМИ ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп булуы турында сөйләде. Мәсәлән, 2016 елда Дурас Мәдәният йорты, 2017 елда Бүләкбашта суүткәргеч челтәр, 2018 елда авыл табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланды.

Агымдагы елда да дураслылар программадан читтә калмадылар. Авыл халкы берничә проект: Дурас авылы старостасы М. Фәттахов тракторга янгын сүндерү тагылмасы сатып алу мөһимлеген, пенсионер З. Хәсәнов балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә, ә Ф. Миңнегалин ППМИ проектына Бүләкбаш авылында су башнясын алыштыруны кертергә тәкъдим иттеләр.

Анкетага нәкъ шул өч тәкъдим кертелде, аның белән барлык йортлардан йөреп чыктылар. ППМИ барышында эшләрне оештыру өчен инициаторлар төркеменә Марат Фәттахов, Раил Гомәров, Азат Миңнеяров, Газим Муллагалин, Альфред Салихов, Әлфир Ишмаев, Марат Фәхретдинов һәм Рима Вәлиуллина сайланды.

Нәтиҗәдә күп тавыш җыеп «Тракторга янгын сүндерү тагылмасы сатып алу» проекты сайланды. Аны гамәлгә ашыру өчен алдан исәпләү буенча 537900 сум таләп ителә. Бу максатка биләмә 80550 сум – проект бәясеннән 15 процент бүләчәк, иганәчеләр өлеше дә шул ук кадәр тәшкил итәргә тиеш. Халыктан да кимендә 15%, ягъни һәр йорттан 380 сум чамасы акча җыярга кирәк булачак. Акча артып калган очракта аны янгын тагылмасы куелган гаражны ремонтлау өчен тотарга карар ителде.
Читайте нас: