Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
5 февраль 2019, 17:21

Яңа фонарьлар кабыныр

Урамнарны яктырту социаль челтәрләрдә тикшерелгән иң популяр темаларның берсе.

«Инцидент» системасы да шул проблеманы ачыклады.

Район үзәгендә һәм районның башка торак пунктларында яшәүчеләр Интернетта әледән-әле сүнгән фонарьлар һәм яктыртылмаган урамнар турында язалар.

«Шикәр заводы бистәсендә бер фонарь бар, ул Коммунистик урамындагы 14нче һәм 19нчы йортлар арасында яна», – дип язган Алла Василенко. Аның соравына район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Надежда Емец җавап биргән: «Шикәр заводы бистәсенең Коммунистик урамында чынлап та ут юк. Урамда баганалар бар, әмма яктырткычларны һәм утүткәргеч челтәрне алыштырырга кирәк. Поссовет башлыгы Азат Гайнуллин мәгълүматы буенча, электротехника сатып алу һәм алыштыру буенча эшләр 2019 елның беренче яртысына планлаштырыла».

16 гыйнварда республика Хөкүмәте Президиумы утырышында муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына торак пунктларда урамнарны яктырту системасын яхшырту буенча чараларны өстәмә финанслауга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе расланды.

– Бу максатларга сигез миллионнан күбрәк, шул исәптән республика бюджетыннан якынча җиде миллион сум акча тоту планлаштырыла, – дип хәбәр итте район хакимиятенең баш белгече Сергей Мерецкий. – Төгәл сумма смета документлары тикшерелгәннән соң билгеләнәчәк.

Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Чишмә районына республика бюджетыннан 277 яктырткыч бүленгән, шуларның 90ы Чишмә поселогында куелган, калганнары авыл биләмәләренә бирелгән.

– Әлеге вакытта 90 яктырткычның барысы да куелды. Аерым алганда, М. Гафури, Яр буе урамнары, Төньяк урамның бер өлеше яктыртыла. Эшләрне «Чишмәэнергосервис» МУП башкарды, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин.

Авыл биләмәләрендә дә эш бара, мәсәлән, Лесной авыл Советы биләмәсенә бүлеп бирелгән 25 яктырткычның барысы да куелган. Караякуп авыл Советы биләмәсенә дә шул ук кадәр – 25 яктырткыч бирелгән, алар биләмәнең барлык торак пунктларына куелачак.

– Агымдагы елда Караякуп һәм Бабик авылларының барлык урамнарын яктырту өчен бишенче утүткәргеч сузарга планлаштырабыз, – диде биләмә башлыгы Рәфис Караголов. – Шулай ук ике тарифлы ут исәпләгечләр куелачак, кулланылган электр күләменә карап түләнәчәк. Әлеге вакытта электр уты янган нокталар буенча аена биш мең сум түләнә.

Караякуп авылында яшәүче Ләйлә Уразмәтова сүзләренә караганда, көз Үзәк урамда фонарьлар янмый башлаган, ә 30 гыйнварда барысын да көйләп куйганнар.

– Төнлә урамда йөрмәсәк тә, утсыз булмый, – диде пенсионер Фәрзәнә Йомагулова. – Хәзер мин өйдә утны кабызмыйм да диярлек, урамдагы ут төшеп тора.

Яктырткычларны кую план буенча февраль ахырында тәмамланырга тиеш.


Безнең белешмә

БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада юлларның, урамнарның һәм яр буйларының 67,8%ты яктыртылган, гамәлдәге яктылык нокталары күләме – 259 мең берәмлек, мәгариф учреждениеләренә илтүче юлларның 89% яктыртылган. Тагын якынча 140 мең берәмлек яктылык ноктасы кую, ут үткәрү өчен 43 мең багана утырту һәм 5 мең чакрым изоляцияләнгән тимерчыбык сузу таләп ителә.
Читайте нас: