Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
18 гыйнвар 2019, 13:45

Арсланлылар да ППМИда катнашырга тели

Арслан авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тавыш бирде.

Альмира Галимова, Арслан авыл Советы биләмәсе белгече


Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы – авыл халкының тормышын яхшырту мөмкинлеге, ул проект сайлаудан башлап аны финанслауга кадәр, авыл кешеләренең турыдан-туры катнашлыгында гамәлгә ашырыла.

Менә Арслан авыл Советы биләмәсендә дә узган елның ноябрендә урындагы башлангычлар – ППМИ-2019 ярдәмендә җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектлары бәйгесендә катнашу өчен проект сайлау буенча җыелышлар үткәрелде.

Җыелышта биләмә кураторы – Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәһим Хөсәенов катнашты. Ул Арслан авылы халкын әлеге программа шартлары белән таныштырды һәм анда актив катнашырга чакырды. Әйткәндәй, арсланлылар ППМИ белән таныш инде. Авыл биләмәсе башлыгы Гүзәл Әминева 2016–2018 елларда

программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәсәлән, 2016 елда мәктәпнең бер өлеше авыл Мәдәният йорты итеп үзгәртелде, 2017 елда – Яңавылда, 2018дә Әминдә су башнясы алыштырылды.

2019 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча җыелышка кадәр авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре халык белән алдан очрашып сөйләшү оештырды. Шулай ук фикер сорашу үткәрелде, аның барышында һәркем уртак хәл итү таләп ителгән проблемаларга карата үз фикерен белдерде.

Анкетага язылган һәм җыелышта халык тәкъдим иткән фикерләрне исәпкә алып, Арслан авылы зиратының коймасын алыштырып төзекләндерергә карар ителде. Проектны гамәлгә ашыру өчен 970 мең сум акча таләп ителә, халыктан 150 мең сум җыю ниятләнә, иганәчеләр керткән өлеш 70 мең сум тәшкил итәчәк. Акча җыюны оештыручы һәм эшләр барышына күзәтчелек итүче инициаторлар төркеменә И. Рәхмәтуллина (рәис), А. Исламбратова, Р. Каспранова, Р. Ямгуров, Р. Галләмов керде. Акча артып калган очракта аны Арслан авылы зиратына кирәк-яраклар сатып алу һәм аларны саклау өчен корылма төзүгә тотарга хәл ителде.
Читайте нас: