Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
15 гыйнвар 2019, 17:13

Беренче чиратта яхшы юл кирәк, дип карар иттеләр Бабикта яшәүчеләр ППМИ-2019 буенча җыелышта

Караякуп авыл Советы биләмәсе халкы менә инде дүртенче ел рәттән Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында (ППМИ) катнаша.

Олеся Ильясова

2016 елда аның барышында тәрәзәләре алыштырылып Горный Мәдәният йорты төзекләндерелде, ә 2018 елда бу авылда мәктәп ремонтланды. 2017 елда халык Караякуп Мәдәният йортын ремонтлауны беренче чираттагы бурыч итеп куйды һәм аны уңышлы башкарып чыкты.
2019 елда да ППМИда катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Агымдагы елда бу программага Бабик авылында яшәүчеләр дә кушылдылар. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 152 кеше яши, кайсы мәсьәләне тәү чиратта эшләргә кирәклеген алар хәл итте дә инде.
Узган ел ахырында, тиеш булганча, ике җыелыш үткәрелде: тәүгесе 15 октябрьдә һәм йомгаклау җыелышы 27 ноябрьдә булды. Караякуп мәктәбе бинасында үткән соңгы җыелышта проект сайлап алынды. Биләмә башлыгы Рәфис Караголов авылдашлары алдында социаль һәм икътисади инфраструктурага бәйле булган аеруча кискен торган социаль-икътисади проблемалар турындагы доклад белән чыгыш ясады, шулай ук анкета тутыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ачыклануынча, бабиклылар авыл юлларын төзекләндерү яисә су башнясын алыштыру яклы. Беренче проект күбрәк тавыш җыйды. Бабик авылы халкы тәүге җыелышта ук аның мөһимлеген билгеләде.
Бу авылда яшәүче, Караякуп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Р. Актимерова, авылдашларына мөрәҗәгать итеп, юллар, тәү чиратта, укучыларга кирәк: алар «Газель» белән Караякупка укырга йөриләр. Язгы һәм көзге көннәрдә микроавтобусның сазлы юлда батып калганы да булды, диде.
– Мин дә авыл юлларына вак таш җәю яклы, – дип үз фикерен әйтте Бабик авылының хөрмәтле старостасы Р. Булатов.
Җыелышка килүчеләр бертавыштан юлларны төзекләндерү өчен тавыш бирде. Алдан исәпләү буенча, проектны тормышка ашыру өчен 600 мең сум акча таләп ителә. Программаның шартлары буенча, халык кимендә 15% (бу якынча 90 мең сум) җыярга тиеш, шуңа күрә авылда теркәлгән һәр кешедән 500әр сум акча җыярга карар ителде. Иганәчеләр өлеше 90 мең сум тәшкил итәчәк. Акча артып калса, ул юлларны өстәмә ремонтлауга тотылачак.
Проект буенча эшне җайга салырга, шул исәптән халыктан акча җыярга тиешле инициаторлар төркеменә Радик Булатов, Флүрә Колесникова, Ләйлә Миңнебаева, Рәмзия Актимерова, Гөлназ Ишмурзина һәм Рәшидә Әхмәтова сайланды.
Читайте нас: