Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
6 гыйнвар 2019, 17:45

Авылларда буранда да юллар булсын өчен

2018 елның 4 декабрендә җиде: Караякуп, Чувалкип, Чишмә, Ар, Енгалыш, Шөнгәккүл һәм Арслан авыл Советлары биләмәләре башлыклары «Башсельхозтехника» предприятиесенең Чишмә филиалында булдылар.

Бу көнне предприятиедә авыл Советлары балансындагы тракторлар өчен асылмалы бульдозер җайланма үрнәге тәкъдим ителде. Кышын бу тракторлар белән юл тазарталар.

– Безнең бурыч – кар яуганда авылларда юллар булсын өчен барлык авыл Советларын бульдозер җиһазлары белән тәэмин итү, – диде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин.

Енгалыш авыл Советында «МТЗ-82» маркалы бер трактор бар, биләмәдә алты торак пункт. Биләмә башлыгы Виктор Ермолаев сүзләренә караганда, Сабур һәм Балагош авыллары арасында аеруча проблемалы участок. Сыйфатлы бульдозер җайланмасыннан башка булмый. Ә Шөнгәккүл авыл Советында шундый ике трактор бар, әмма торак пунктлар да күбрәк – 13.

Биләмә башлыклары үрнәкне караганнан соң үз фикерләрен әйттеләр, мәсәлән, кар һәм боз катламын этәрткәндә тимере бөгелмәсен һәм озакка чыдасын өчен бульдозер җиһазының алгы өлешен ныклырак эшләргә тәкъдим иттеләр.

«Башсельхозтехника» предприятиесе Чишмә филиалының баш инженеры Рим Байбурин сүзләренә караганда, асылмалы бульдозер җайланмасының шундый бер үрнәге 80 мең сумнан артмый. Ул тимердән һәм профиль торбадан эшләнгән. Югарыда искә алып узган авыл биләмәләре әлеге вакытта заказларын алганнар һәм юлларны чистарта башлаганнар.
Читайте нас: