Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
26 декабрь 2018, 11:52

Боголюбовка халкы – төзек юллар өчен

Районның авыл биләмәләрендә халык җыелышлары булып үтте, анда әлеге вакытта көнүзәк булган проектлар сайланды.

Эльза Шәмсетдинова


Ар авыл Советы биләмәсенең Боголюбовка авылы халкы да читтә калмады.

Биредә, тиеш булганча, ике җыелыш булды: беренчесе 2018 елның 6нчы, икенчесе 27нче октябрендә үтте. Һава торышы салкынча булуга карамастан, килүчеләр күп иде. Беренче чираттагы проблемалар турында сөйләшкәндә халык юлларны ремонтлау, зиратка койма тоту һәм авыл урамнарын яктырту проектларын тәкъдим итте. Анкета тутыру һәм тавыш бирү йомгаклары буенча халык әлеге вакытта аеруча кискен торган проблеманы хәл итәргә – Боголюбовка авылы юлларын ремонтларга булды.

Алдан исәпләү буенча, проектны тормышка ашыру өчен 900000 сум таләп ителәчәк, программа шартлары буенча, халыкның кимендә 15%ының өлеш кертүе мөһим, бу якынча 135000 сум. Шуңа күрә һәр ихатадан 1000 сум җыярга килештеләр.

Инициаторлар төркеменә авылның актив һәм хөрмәткә лаек кешеләре сайланды, алар проект буенча эш барышын җайга салачак, шул исәптән халыктан акча җыячак. Инициаторлар төркеменә Людмила Федоренко, Наталья Галиченко, Леонид Гусаков, Любовь Емельянова, Әлфия Рудченко, Надежда Бокова һәм Николай Кунич керделәр.

– Әлеге вакытта кирәкле документлар әзерләнә, смета төзелгән, – дип билгеләде авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мусин.
Читайте нас: