Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Победа. Акции
12 сентябрь 2020, 14:30
Победа 1945-2020

Батырлык онытылмас!

Җиңүнең 75 еллыгына

Роза Шәрәфетдинова

Ил өстенә кара болыт булып ябырылган, миллионлаган ватандашларыбызны корбан иткән Бөек Ватан сугышында Жиңүнең быел 75 елын каршыладык.

1926 елның 23 июлендә Арслан авылында туган Гаян Камалетдин улы Йосыповка сугыш уты эчендә исән-сау калып, туган якка кайтырга насыйп булган. Ул 1943 елның август аенда фронтка китә.

«Минем өчен сугыш Полоцк шәһәрен азат итүдән башланды. Бер көнне, – дип сөйли Гаян абый, – Латвия жиренә барып кердек, каршыбызда кечкенә авыл. Өйләр урынына мөрҗәләр генә тырпаешып тора. Фашистлар безне күрү белән елга артыннан ут ачты. Командир иптәшем белән мине чакырып, елга аръягына чыгарга һәм дошманның көчен белеп кайтырга приказ бирде. Караңгы төшкәч тын тутырылган камераларга тотынып елга кичеп ярга чыктык. Яр буе таллык. Учак яктылыгында 20ләп немецны санадык, кырларында винтовкалар, пулемет, аның ничәү икәнен белә алмадык. Елганы кире чыгып, командирга хәлне сөйләдек. Ул: «Хәзер үк атакага!», – дип приказ бирде. Без тын тутырылган камераларга, агачларга тотынып тавышланмый гына ярга чыктык һәм фашистларга һөҗүм иттек. Аларның кайсы үлеп калды, исәннәрен әсирлеккә алдык. Бу зур уңыш иде, безне «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр».

Сугышта Гаян абый күп мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, дүрт тапкыр берсеннән-берсе авыр яралана. Беренче мәртәбә фашист пулясы Гаян абыйның кулбашын, муенын үтәли тишеп чыга. Ике ай госпитальдә дәвалана, терелеп чыккач тагын сугышка китә. 1944 елның 27 декабрендә Рига өчен барган каты сугышларда ул дүртенче тапкыр авыр яралана. ПТРын тотып иң алдан барганда дошман снаряды кыйпылчыгы тез башына кереп урнаша, Гаян абый кан эчендә ятып кала. Күпмедер ятканнан соң икенче полктан санитар бер кулына автомат тоткан, икенче ягында ПТР яткан яралы солдатны күреп ала һәм ярасын бәйләп кыр госпиталенә озата.

– Госпитальдә күпме ятканмындыр. Күземне ачканда озын тактадан эшләнгән операция өстәлендә идем. Аяктан итекне салдырганда авыртуга түзә алмыйча кычкырып жибәрдем. Хирург: «Түзәргә тырыш, аягыңны саклап калырга кирәк», – дигәч, бөтен көчемне туплап, тешләремне кысып түзәргә тырыштым. Күпме ятканмындыр, хәтерләмим. Уянганда аякларымның икесе дә исән иде, – дип искә ала ул.

19 яшьлек Гаян өчен сугыш шунда тәмамлана.

Дошман снаряды кыйпылчыгы сугыштан соң күп еллар үтсә дә тез башында саклана, һава бозылган саен тәнен сызлатып, үткән сугышны хәтерләтеп, яу кырында ятып калган дусларын искә төшереп, йөрәген әрнетә...

Сугыштагы батырлыклары өчен кече сержант Йосыпов Гаян Камалетдин улы Беренче дәрәжә Ватан сугышы ордены, «1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне жиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Фронттан кайту белән колхоз эшенә тотына. 1946 елның 28 февраленнән 1986 елга кадәр бер көн ялсыз, көнне төнгә бәйләп туган колхозында механизатор булып эшли һәм хөкүмәтебезнең зур-зур бүләкләренә лаек була: 1969 елны СССРның халык хуҗалыгы казанышлары (ВДНХ) күргәзмәсенең көмеш медале, «Унынчы бишьеллык ударнигы», 1973, 1978 елларда «Социалистик ярышта жиңүче» билгесе белән бүләкләнә, 1975 елны Почет билгесе орденына лаек була.

Гаян Камалетдин улы пенсиягә чыккач та булдырылган кадәр колхозда эшли, мәктәптә балалар белән очрашуга килеп сугыш һәм хезмәт юлы турында сөйләп, яшь буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли.

Гаян абый белән сөйләшү – олы тормыш сабагы.

– Беләсеңме син? – ди ул, – сугыш сүзен ишетү белән йөрәк дулый башлый. Минем кебек 17 яшендә янып-көеп исән калганнар өчен бу афәтне искә төшерү бик авыр. Шул ук вакытта аларны онытырга да хакыбыз юк.

Гаян абый Бөек Жиңүнең 75 еллыгын 94 яшен тутырып каршылады. Заһидә апа белән (аңа 97 яшь) гаилә корып, мәхәббәт, тынычлык белән 70 ел гомер кичерделәр. 3 балага гомер бирделәр, бүген аларның игелекләрен күреп яшиләр, Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек бирсен.

Читайте нас: