Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Арслан авылының кыю кызлары

Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар гаҗәеп батырлык һәм түземлек күрсәтеп, ир-атлар белән беррәттән дошманга каршы тора.

Алар арасында Арслан авылыннан элемтәче Зөбәрҗәт Мөхәммәтшина һәм хәрби хирург Тәгъзимә Исмәгыйлева да була.

Зөбәрҗәт Мөхәммәтшина 1942 елда Башкортстан комсомол оешмасының «Җиңү өчен!» дигән мөрәҗәгатенә кушылып, беренче комсомол эшелоны составында сугышка китә. Аны 1082нче зенит полкының өченче батареясенә радист-разведчик итеп билгелиләр. Аларның бурычы – фашистларның Сталинград трактор заводына һөҗүмен кире кагу була. Ә бу заводта сугышта ватылган танклар ремонтлана. Шәһәрдә ут, су юк, эшчеләр заводтан кайтмыйча эшли. «Баррикада», «Кызыл Октябрь» трактор заводларында эш бер минутка да тукталмый. Немецлар өзлексез һөҗүм ясый, бомбалар шартлый, тирә-якта үлгән кешеләр ята, әмма, хәрабәгә әйләнүенә карамастан, завод эшләвен дәвам итә. Көчләр тигез булмый, һәм октябрьдә фашистлар завод территориясенә бәреп керә. Бу коточкыч алышта яшь кызларга разведчик та, радист та, зенитчы да булырга туры килә. Зөбәрҗәт Шәфыйк кызы «Сталинград оборонасы өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул Кәрим Халиковка кияүгә чыга һәм аның белән Үзбәкстан ССРның Чирчик шәһәрендә яши. Туган авылына кайткан вакытларында ул мәктәп укучылары белән очрашуларга килә, сугыш турында сөйли, бу чараларга ул аерылмас дустын – ут-суларны бергә кичкән тальян гармунын да алып килә.

Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр юл үткән тагын бер Арслан кызы – Тәгъзимә Исмәгыйлева. Ул 1939 елда медицина институтын тәмамлый һәм табиб булып эшли, беренче көннәреннән үк фронтка алына. Ул да Сталинград сугышында катнаша. «Шәһәрне үз күзләрем белән күргәч исем-акылым китте, бер генә төзек йорт та юк иде», дип сөйләгәне хәтердә.

Аны кыр госпиталенә хирург итеп билгелиләр. Яшь кыз өчен авыр көннәр башлана. Кадрлар җитми. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр 20–25 операция ясаган чаклары була. Сталинградны азат иткәннән соң санитар поездда эшли. Берлинга кадәр барып җитә. Хәр-би батырлыгы өчен «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Бөек җиңүдән соң өч ай үткәч кенә туган якларына кайтырга насыйп була.

Читайте нас: