Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фронтовикларга – телефоннар

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бушлай мобиль телефоннар таратылды.

«Фронтовикларга – телефоннар» акциясе «Бердәм Рәсәй» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенрәсәй иҗтимагый хәрәкәтенең уртак проекты барышында үтте.

Меңгә якын ветеран-фронтовикка шәхси куллану өчен гаджетлар һәм мобиль элемтәнең лимитсыз тарифы бирелде. Мобиль җайланмаларга алдан ук социаль хезмәтләрнең, волонтерларның, медицина учреждениеләренең телефон номерлары язылган. Моннан тыш, барлык аппаратларның да «SOS» төймәсе бар, клавишлары зур.

Чишмә районында ун сугыш ветераны бар.

Партия акциясе барышында аларның барысына да мобиль телефоннар тапшырылды.

Читайте нас: