Әнием, Әдгыя Хаматгали кызы, 1909 елда Чишмә районының Калмаш авылында туган.
Әтием Хасият Карачуринның тамырлары Пакыстаннан, аның әтисе Идиятулла Калмаш авылына күчеп килгән. Әти белән әни биредә танышып өйләнешкәннәр. Әти Дәүләкәндә укытучылар әзерләүче курсларны тәмамлагач, балаларга һәм өлкәннәргә белем бирә башлаган. Әни авылда хезмәт сөючәнлеге һәм пөхтәлеге белән дан тоткан.
Сугыш башлангач әтине Алкинга хәрби җыенга алганнар. Бу вакытта әни минем белән авырлы булган. Тулгагы башлангач ничектер әтигә хәбәр иткән, һәм ул аны район дәваханәсенә алып барып минем туганны көтеп торган. «Исемен Венера дип яздыр», дигән ул әнигә. Һәм әни, бу исем ошамаса да, әтинең теләген үтәгән. Әни аның «Балаларны укыт», дигән васыятен дә үтәде, сугыштан соңгы еллар авыр булса да, безгә белем алырга ярдәм итте.
Әни бар гомерен безгә, балаларына багышлады, армый-талмый эшләде, һәм һәрвакыт әтинең кайтуын көтте. Аның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килгәч тә ышанмады. «Ул бирешә торганнардан түгел, югалырга яки һәлак булырга тиеш түгел, ул җиңү белән әйләнеп кайтачак», – дия иде әни. Хәтта үләр алдыннан да: «Ул кайтыр, балам, кайтса кертегез, инвалид булса яхшы итеп карагыз», – дип васыять итте.
Венера Габидуллина