Нурый Галиуллин 1901 елда Миякә районының Баязит авылында туган.
17 яшендә ятим калган, ә 1919 елның 15 сентябрендә гражданнар сугышында 225нче укчылар полкында кызылармияче булган, Уфаны азат итүдә катнашкан, арытаба Урта Азиягә басмачларга каршы көрәшкә җибәрелгән, анда 1924 елга кадәр хезмәт иткән. Урта Азиядә ул булачак әниебезне, Рязань якларыннан килгән Фатыйма Хөсәен кызын очрата. Бер-бер артлы балалары туа, әмма озак та тормый вафат була һәм табиблар аларга туган якларына кайтырга киңәш итә. Башта алар Миякә районына кайта, әмма 1935 елда әтине Саклык банкының Чишмә бүлеге управляющие итеп күчерәләр. 1942 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Туймазы шәһәрендә артиллерия курсларын тәмамлагач, реактив минометлар – легендар «Катюша»лар булган өченче Украина фронтына җибәрәләр.
Мин, ул вакытта кечкенә булсам да, авыр сугыш елларын хәтерлим. Әни өч бала белән калды, әти фронтка киткәндә абыема – 12, апама – тугыз, миңа дүрт кенә яшь иде.
1943 елда сеңлебез туды. Әни беренче мәктәп бинасында урнашкан госпитальдә санитарка булып эшләде. Ачлы-туклы яшәдек, ул эштә чакта, пассажирларның мәрхәмәтлегенә исәп тотып, көннәр буена Чишмәдә тукталган поездлар янында буталып йөри идек.
Әти сугышта артиллерист була һәм Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Югославияне, Болгарияне, Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнаша һәм «Кызыл Йолдыз» ордены, «Белградны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Фронттан кайткач ул элекке эшендә эшләде.
Марс ГАЛИУЛЛИН