Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Полкташлары ярдәмендә исән кала

Гәзит бәйгесенә

Гобәйдулла Заһиров 1907 елда Чишмә районының Салих авылында туа.

Сугышка кадәр «Марс-II» колхозы рәисе булып эшли. 1942 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына алына һәм Воронеж юнәлешендәге 206 укчылар дивизиясенең 722 полкына укчы итеп билгеләнә. 1942 елның 12 июлендә Гобәйдулла Лотфулла улы каты яралана, муенына бик күп снаряд ярчыклары кадала, җир белән күмелеп кала. Аны полкташлары табып, казып алалар һәм Ырынбур өлкәсенең Бугуруслан шәһәре госпиталенә озаталар.

Гобәйдулла алар ярдәмендә генә исән кала.

1942 елның 23 ноябрендә ул янә алгы сызыкка баса. Аннары тагын яралана, аягы өлешчә хәрәкәтләнә алмый һәм ул хәрби хезмәткә яраксыз, дип табыла.

Сугыштан соң туган авылына кайткач, ул Салих авыл Советы башкарма комитеты рәисе, аннары янә «Марс-II» колхозы рәисе булып эшли, шулай ук Алкин авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Якташлары аны гадел һәм кырыс җитәкче буларак хәтерли.

Гобәйдулла Лотфулла улы 1990 елда вафат була. Аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында истәлек булып бик күп наградалары калган. Алар арасында Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар.

Читайте нас: