Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

21 яшендә тол калган

Гәзит бәйгесенә

«Без – Җир шарында сугыштан соң туган дүртенче буын, – дип яза Уфадан Айнур Сафуанов. – Шулай булса да, безгә Җиңү бүләк иткән кешеләрне онытмаска һәм ул еллар турында белергә тиешбез.

Мин карт нәнәем – тыл хезмәткәре Зөләйха Гәрәева турында язарга телим. Ул 1920 елның февралендә Абрай авылында туа. 1940 елда шул авыл егете, 1910 елгы карт бабам Мәхмүткә кияүгә чыга. Зөләйха нәнәй «Үрнәк» колхозы идарәсе секретаре булып эшли. Сугыш башлангач, Мәхмүт беренче көннән үк фронтка китә. Старшина була. 1941 елның ноябрендә хәбәрсез югала. Фронттан килгән соңгы хатында безнең полк Ржев янында һөҗүмгә әзерләнә, дип яза. Ул хәтта улы тууын да белми кала. Ә карт нәнәй бала тапканнан соң биш көн генә өйдә тора да эшкә чыга. 1941нче елдан 1946 елга кадәр сарыкчылык фермасы мөдире булып эшли.

– Сугыш чорында бүреләр күп иде, шуңа күрә сарыкларны һәм бәрәннәрне саклап, эштә төн кунарга да туры килде, – дип искә ала иде карт нәнәй. – Бик авыр яшәдек, гел ач булдык. Хуҗалыкта «хатын-кызлар батальоны» гына калды. Әмма беркем дә ихтыяр көчен югалтмады. Киресенчә, яшәргә, ничек тә исән калырга омтылдык. Сугыш тизрәк бетсен иде дип, хәлдән тайганчы эшләдек. Хатын-кызлар кич эштән кайткач бергә җыелып, фронтовикларга шарфлар, йон оекбашлар һәм мылтыктан атканда уңайлы булсын өчен имән бармаклы солдат бияләйләре бәйләделәр, бәрәңге киптерделәр. Авырлыклар бетмәс кебек иде. Сугыштан соң да җиңел булмады. Дәүләткә йомырка, ит, сөт, йон тапшырдык, салымнар түләдек.

Зөләйха нәнәй берүзе ул тәрбияләп үстергән, ирен гомере буе көткән. Ул 77 яшенә кадәр төрле авыл кибетләрендә сатучы булып эшләгән. Әни сүзләренә караганда, алар килене, ягъни минем картәни белән бик тату яшәгәннәр, ахирәтләр кебек булганнар. Ул күп укыган, һәрвакыт матур һәм пөхтә йөргән, киләчәккә ышаныч белән яшәгән.

Айнур САФУАНОВ, Уфа

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәя һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: