Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туган ягында хәтерлиләрме?

Гәзит бәйгесенә

Благовар районына багышланган «Хәтер. Башкортстан. 8нче том» китабында «Гәрәев Газиз, Благовар районыннан, кызылармеец, хәбәрсез югалган» дигән юллар да бар.

Асылда исә, әзеге язмамның герое тумышы белән Благовар районыннан түгел, ул аннан сугышка алынган гына.

Газиз Гәрәев 1909 елда Чишмә районының Уразбахты авылында туган. Сугышка кадәр ул Ямлихә Уразмәтова дигән кызга өйләнә һәм алар Үзбәкстан якларына китәләр, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан кечкенә уллары Франгиз белән хатынының туган ягына – Благовар районының Ямакай авылына кайталар. Ул 1941 елның җәендә сугышка шул авылдан китә. Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша, ике тапкыр яралана. 1944 елның 7 августында якташыбыз Латвия территориясендә батырлык күрсәтә, ул идарә иткән танк дошманнар урнашкан урынга беренчеләрдән булып бәреп керә. Үзенең танкы белән ут ачып, ул җәяүле гаскәргә юл сала. Шулай да танкка снаряд эләгеп яна башлый, лейтенант Гәрәев, авыр яралануына карамастан, дошманга каршы сугышуын дәвам итә. Кыю танкистның гомере шул рәвешле өзелә. Газиз Мөхсән улы күрсәткән батырлыклары өчен вафатыннан соң 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ул Латвия ССРның Лысграды авылында җирләнгән. Геройның гаиләсе Ямакай авылында яши.

Беләсе иде, туган якларында Газиз Мөхсән улын хәтерлиләр микән?

Айдар Карачурин, Ямакай авылы китапханәчесе

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәягезне һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: