Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Батыр авылдашыбыз

Хәтер

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилеен каршыладык.

Шушы коточкыч сугышта искитәрлек кыюлык күрсәткән, батырларча көрәшкән авылдашыбыз Ягафаров Мөхетдин Шакир улын искә алыйк. Ул 1924 елның 15 ноябрендә Сәйран авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елда 18 яше тулгач фронтка алына һәм Беренче Украина һәм Беренче Белоруссия фронтларында сугышта катнаша, батыр, курку белмәс егеткә кече сержант званиесе бирелә. 1945 елның 28 гыйнварында ул Вронки шәһәре янында барган алышта бронетранспортер белән алгы сызыкны үтә һәм күперне саклаучы фашист солдатларына каршы ут ача. Көтмәгәндә һөҗүмгә дучар булган немецлар паникага бирелә. Шул рәвешле ул үзебезнең солдатларга Варта елгасы аша тизрәк чыгарга мөмкинлек бирә. Якташыбыз күрсәткән тагын бер батырлык турында язып үтми булмас: 1945 елның 2 февралендә Одер елгасы буенда барган канкойгыч сугышта немецларның бертуктаусыз һөҗүм иткән ике самолетын – «Юнкерс-88» һәм «Мессершмитт-109»ны «СУ-17» белән бәреп төшерә. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул туган ягына кайтып Ар авылы кызы Мәгзанә Гайнислам кызы белән тормыш кора, алар бергәләп «Большевик» колхозында эшлиләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Авылдашлары, балалары, оныклары аны хөрмәт белән искә алалар, горурланалар.

Илүзә Батыршина, Сәйран авылы китапханәчесе

Читайте нас: