Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәтерлим һәм горурланам!

Гәзит бәйгесенә

Карт картәтием, Әбдрәшитов Мөхәррәм Мәгъсүм улы, 1902 елда Авыргазы районының Балыклыкүл авылында туган.

Мәдрәсәдә белем алган, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнгән. Безнең өйдә әле булса аның гарәпчә язулы дәфтәре кадерләп саклана.

1924–1927 елларда ул Совет Армиясе сафларында «Ворошилов укчысы» булып хезмәт итә. Ул чорда бу исемгә төз атучылар гына лаек була. 1941 елның сентябрендә ул фронтка китә. Дүрт тапкыр, соңгысында Ленинградны азат иткәндә яралана. Пуляны алалмыйлар, гомерлеккә тәнендә кала. Сугыштан соң колхозда җитәкчелек итә, гаделлеге һәм намуслылыгы белән дан тота, күпләр аңа киңәш сорап килә.

Картәтием сөйләгәннәр буенча мин карт бабамның Балыклыкүл авылына нигез салучыларның берсе булуын беләм. Карт бабам яшәгән йорт та авылда иң искесе. Ул әле дә сүтелмичә яңа йорт янында тора, картәти аңа кагылмый. Һәм мин аны аңлыйм. Карт картәтием Мөхәррәм тормыш иптәше Минзифа карт нәнәем белән 10 ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Без алар белән горурланабыз! Карт картәти лаеклы гомер кичергән – безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрнең берсе булган. Без ел саен Җиңү көнендә аның портретын тотып горурлык белән «Үлемсез полк» сафында үтәбез. Хәтерлибез, горурланабыз, аның хәтеренә лаеклы булып калабыз!

Камилла Әбдрәшитова

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәя һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: