Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәңгегә аерылышканнар

Гәзит бәйгесенә

Картәнием, Фәрзәнә Раянова, Тәпәреш авылында яши, без әти-әнием белән аның янына еш кайтып йөрибез.

– Һәркем нәрсә дә булса турында хыяллана. Балалар – уенчык турында, өлкәннәрнең үз теләге бар. Ә мин гомерем буена: «Әти!» дип әйтергә хыялландым, – диде миңа бервакыт картәни һәм түбәндәгеләрне сөйләде:

– Мин 1941 елда, әти фронтка киткәч туганмын. Әтием Сәгыйтьҗан Исмәгыйлевка ул вакытта 36 яшь булган. Әни көн дә аңардан хәбәр көтә иде, бервакыт ул хат алды. «Безне башка фронтка күчерәләр. Өч көннән Шөнгәккүл станциясендә булам. Мине көт», дип язылган иде анда.

Әни очрашу көне җитүен минутлап санавы, бөтен авыл белән күчтәнәч әзерләүләре турында сөйли иде. Һәм менә бу көн килә! Ул сумкасының авырлыгын һәм 25 чакрым араны да сизмичә станциягә барып җитә. Әни поезддан төшкән һәр ир-атны әти дип уйлап, төнгә кадәр көтә, тик очрашырга насыйп булмый, аймылышалар. Гомерлеккә! Бераздан соң әни әтидән тагын бер хат алды. Анда ул әнине станциядә сәгать ярым көтүе, танышларын эзләве, әмма беркемне дә очратмавы турында язган иде. Бу аның фронттан язган соңгы хаты булды... Еллар үтте, сугыш бетте, әти фронттан кайтмады... Әни гомеренең соңгы минутына кадәр аны югалту хәсрәте белән яшәде, әти турында якты хатирә сак-лады, очрашып күрешә алмауларын ачынып искә алды.

Мин дә буй җиттем, кияүгә чыккач каенатама кадерләп «Әти» дип дәшәрмен, дип уйладым. Әмма бу чынга ашмаслык хыял гына булып калды. Тормыш иптәшемнең дә әтисе юк иде, ул да сугышта һәлак булган, – дип сөйләде картәни.

Карт картәтиебез Сәгыйтьҗан Халик улы 1944 елның 3 апрелендә Ленинград өлкәсе Псков районының Рожнево авылында һәлак булган һәм җирләнгән. Без аны онытмыйбыз, горурланабыз һәм хөрмәт белән искә алабыз!

Лиана Маннанова

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез.

Хикәягезне һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: