Безнең әти, Сабир Галимов, 1928 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында туа.
Сугыш башлангач, аның тизрәк фронтка китәсе килә, шуңа күрә ул 1926 елгы мәрхүм абыйсы Садирның метрикасын алып хәрби комиссариатка бара. Аны 1943 елда сугышка җибәрәләр. Беренче медицина ярдәме күрсәтү курсларында белем ала. Фронтта санитар була. Бик күп солдатларны сугыш кырыннан алып чыга! «Кайвакыт аяк-куллары өзелгән солдатлар авыртудан өзгәләнеп, «Атып үтер», дип үтенәләр иде. Аларга беренче ярдәм күрсәтеп, госпитальгә озаттым. Сугыш беркайчан да кабатланмасын иде!» – дип сөйли иде. Әти Севастополь, Кишинев, Белгород һәм Краков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1945 елда Польшаны азат иткәндә авыр яралана – тугыз ай госпитальдә ята.
Туган якка аяксыз кайта. Гомере буе ветеринар булып эшләде. Әни белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.
Фазыйлә Галимова, Чишмә поселогы