Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Унҗиде яшендә сугышка киткән

Гәзит бәйгесенә

Мин әтием Анисимов Дмитрий Кузьмич турында язарга булдым. Сугышка кадәр ул Енгалыш авыл Советының Бурановка авылында күп балалы гаиләдә яши.

1941 елның июнендә Дмитрийның дүрт абыйсы – Иван, Илья, Семен һәм Василий фронтка китә. 1942 елның башында Иван белән Ильяның хәбәрсез югалуы турында хат килә.

Әтием, Дмитрий Кузьмич, 17 яшендә 1943 елда фронтка алына. Алкинда артиллеристлар курсларында укый һәм Ленинград фронтына – 357нче артиллерия полкына озатыла. Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. 1944 елда полк батареясына немец авиациясе һөҗүм итә, әти контузия ала һәм аңын югалта, яралы иптәшләренең ыңгырашуын ишетеп һушына килә. Госпитальдән чыккач та фашистлар белән сугышуын дәвам итә, Берлинга кадәр барып җитә.

1945 елның июнендә аны 169нчы кавалерия полкы составында Ерак Көнчыгышка, японнар белән сугышка җибәрәләр.

1950 елның июлендә генә туган авылына кайта, колхозда төрле эшләрдә эшли. Дмитрий Кузьмич сугышчан казанышлары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Әтиебезнең бакыйлыкка күчүенә 30 елдан артык вакыт үтсә дә, аның турындагы якты истәлек һәрвакыт йөрәкләребездә сакланыр.

Николай Анисимов

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәя һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: