Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сержант кыз

Гәзит бәйгесенә

Безнең мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында альбомнар саклана.

Минем игътибарымны бер фотография җәлеп итте – анда хәрби форма кигән яшь кенә кыз сурәтләнгән. Ул – Черниговка авылыннан сугышка киткән Клавдия Григорьевна Фаронова. Бу яшендә аңа сугышта катнашырга түгел, ә белем алырга, кияүгә чыгарга, балалар тәрбияләргә иде дә бит.

Ул Черниговка авылында туып үскән. 1941 елда 10нчы сыйныфны тәмамлаган. Бер сыйныфта укыган 18–19 яшьлек унбиш кыз Ватанны немец-фашист илбасарларыннан саклау өчен сугышка китә. Хәрби комиссариатта аларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. 1942 елның 2 маенда фронтка җибәрәләр. Алар Сталинград шәһәренә – аэростат киртәсенең аерым дивизионына эләгәләр. Клавдия Григорьевнага кече сержант исеме бирәләр һәм Мурманск шәһәренә җибәрәләр. Анда аңа сержант исеме биреп бүлекчә командиры итеп билгелиләр.

Ул 1945 елның августында гына өенә кайта, җиңел булмаган хезмәт юлы үтә, илне сугыштан соңгы җимереклекләрдән күтәрүгә көч сала.

Клавдия Григорьевна «Сталинградны саклаган өчен», «Совет Заполярьесын саклаган өчен», «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Сафинна Сафина, Ар мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәя һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: