Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тормыш юлы – безгә үрнәк

Гәзит бәйгесенә

Безнең әти, Максим Яковлев, 1915 елның 15 апрелендә туган.

Сугыш чорында тимер юл гаскәрләре бригадасы составында хезмәт иткән. 1942 елның февраленнән 1947 елның мартына кадәр шофер булып күпме фронт юлларын үтәргә туры килә аңа! Ул төзелеш материаллары ташый. Машинада барганда фашистлар ут ача, бомба астында да калырга туры килә, яралана. Бер рейста машинасына снаряд эләгә. Әти аңын югалта, ушына килгәндә иптәше үлгән була. Әти имгәнсә дә (бармаклары өзелә), исән кала.

Сугыштан соң ул пенсиягә чыкканчы тимер юл хезмәткәре булып эшләде. Аның тормыш юлы, хезмәт сөючәнлеге, игелеклелеге һәм тыйнаклыгы безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Алар әни белән алты кыз һәм дүрт ул тәрбияләп үстерделәр. Әни сугыш чорында төрле эштә эшләде, әти фронтта чакта дүрт бала тәрбияләде.

Тыныч тормышта яшәвебез өчен өлкән буынга рәхмәт әйтәсем килә.

Татьяна Коба

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәягезне һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: