Мин дә картәтием белән картәнием турында язарга булдым. Безнең картәти, Мәхмүт Мостафа улы Таюпов, 1926 елда Чишмә районының Чувалкип авылында туа. Соңрак аның гаиләсе Күзембәткә күченә, ул 17 яшендә шуннан фронтка китә. Картәти фронтта 29нчы пулемет артиллериясе полкының орудие командиры урынбасары була. Җиңү көнен Мәхмүт Мостафа улы 1945 елда Япониядә каршы ала.
Аның әтисе Мостафа Таюп улы да сугышта катнаша һәм 1943 елда яу кырында ятып кала. 1948 елда әнисе Хәнифә Нурмөхәммәт кызы да вафат була. Өйдә җиде бала ятим кала, шул ук елны картәти гаилә хәлләре буенча демобилизацияләнә. Ул Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Картәниебез, Разия Хәмзә кызы, 1928 елның ноябрендә Чишмә районының Илкәш авылында гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килә. 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 13 яшь тә тулмаган була. Ул әнисе белән бергә элеваторга эшкә йөри, анда алар ашлыкны чистартып, вагоннарга төяп фронтка озаталар. Ул вакытта бөтен халык «Барысы да фронт өчен» дигән девиз астында эшли.
Картәти белән картәни 1950 елда өйләнешәләр, 1955 елда Бүләкбаш авылына күченәләр, картайганчы шунда гомер кичерделәр. Тырышып колхозда эшләделәр, биш балаларын – улларын һәм дүрт кызларын тәрбияләп үстерделәр. Картәниебезгә быел 92 яшь тула. Кызганычка каршы, картәти исән түгел инде. Картәти белән картәнинең күп санлы бүләкләре солдатларның һәм тыл хезмәткәрләренең авыр сугыш елларындагы батырлыгы һәм фидакарьлеге турында искә төшереп тора. Быел картәнинең бүләкләре коллекциясенә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медале дә өстәлде.
Лилия Таюпова
Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәягезне һәм фотоларны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.