Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Исән кайту насыйп булган

Гәзит бәйгесенә

Картәтием Шәнгәрәев Шәйрслам Шәймөхәммәт улы турында сөйләргә телим.

Ул фронтка беренчеләрдән булып китмәгән, чөнки сугыш башланганда аңа 40 яшь булган. Аның каравы, 1942 елда Чишмә хәрби комиссариатыннан фронтка киткәч, ул бөтен сугышны диярлек үтеп, 1945 елда гына кайта, өйдә аны хатыны һәм биш баласы көтә. Картәти сугыш турында искә алырга яратмады, сугышта нибары бер тапкыр гына елавы турында сөйләгәне булды. Бервакыт алыш башланыр алдыннан аның янына 20 яшьлек егет килеп: «Саша абый (руслар картәтигә шулай дип эндәшкәннәр), әйдә, окопларны алышыйк әле», дип бәйләнгән. Солдат ничек итсә иткән, әмма картәтине ризалаштырган. Дошман снарядларының беренчесе яшь егет сайлаган окопка килеп төшкән. Шулвакытта картәти сугышта беренче һәм бердәнбер тапкыр елаган...

1945 елның 30 апрелендә Берлинда соңгы алыш була. Ул сугыш елларында бер тапкыр да яраланмаган булса да, биредә чираттагы шартлаудан соң госпитальгә эләгә. Картәти туган якка 1945 елның көзендә кайта, кече кызы аны танымый һәм елап җибәрә. Ә минем әни ул сугыштан кайткач 1948 елда туган. Мин картәтинең яра эзләрен беркайчан да онытмыйм: алар 40 елдан соң да коточкыч булгач, 1945 елда ничек булуын күз алдына да китерүе кыен. Әни апасының ярадан чыккан кыйпылчыкларны берничә ел дәвамында шырпы тартмасына җыеп баруын хәтерли.

Без картәтине хөрмәт белән искә алабыз. Минем кызым да балачактан карт картәтисе белән горурланып үсә.

Римма Хөснетдинова

Читайте нас: