Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бер сугыштан – икенчесенә

Гәзит бәйгесенә

Әтием, Дәүләтов Салихҗан Дәүләт улы, 1912 елның 7 гыйнварында Благовар районының Иске Сынташ авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Сугыш башланганчы колхозда эшли: чәчә, ура. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елда хәрәкәт итүче армия составында фашистларга каршы сугыша. Әти сугыш турында сөйләргә яратмады. Әмма ул телгә алган бер очрак хәтеремдә сакланып калган. Аларның отряды камалышта калгач, партизаннарга килеп кушыла, анда балалыктан чыкмаган малайлар да була. Күп тә үтми каршыларына ике машина белән фашистлар килеп чыга, алар сугышчылар артыннан этләр белән эзәрлекләп килгән була. Әмма безнең сугышчылар партизаннар белән берлектә аларны чолгап алып, барысын да кырып ташлыйлар.

Бөек Ватан сугышында әтинең ике абыйсы да Сталинград янында барган алышта һәлак була.

Сугыштан соң әти колхозда эшли. Әни белән безне, җиде баланы, хезмәт сөючән кешеләр итеп тәрбияләп үстерделәр. Мин әтием белән бик горурланам, һәм аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен. Без барыбыз да – балалары, оныклары һәм оныкчыклары аны онытмабыз.

Җиңү өчен көрәшүләре, Ватанны саклап баш салулары өчен, бәхетле һәм тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт! Ямьле яз көне, шатлыклы май ае, Җиңүнең 75 еллыгы өчен рәхмәт!

Сәрия Степанова, Чишмә поселогы

Читайте нас: