Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туган якка кайтырмын…

Гәзит бәйгесенә

Мин карт картәтием Минһаҗев Юлай Хәбир улы турында язарга телим. Ул 1913 елда Урта Усман авылында туа.

Сугышка кадәр Урта Хаҗәт авылында башлангыч сыйныфлар укыта, аннан соң Бохара шәһәренә китә, анда авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны тәмамлагач шунда үсемлекчелек буенча укытучы булып эшкә кала. Анда ул булачак хатыны София Хәнәфиева белән таныша.

1940нчы елларда армиягә китә, Совет-фин сугышында катнаша. Ә 1941 елның июнендә Бохарага кайтып барганда, алар утырган поездны туктаталар һәм митинг җыеп, Германия белән сугыш башлануы турында игълан итәләр. Бохарага килгәч ул хәрби комиссариатка бара, тик аны фронтка җибәрмиләр, ә сугыш күргән кеше буларак, яшь солдатларны өйрәтергә калдыралар. 1942 елда ул гамәлдәге армиягә китә, пехотада, артиллериядә, автомобиль частьларында хезмәт итә. Сталинград янында бишенче автомобиль полкы составында сугыша, контузия ала һәм Пензага госпитальгә озатыла. Өч айдан соң Смоленск янындагы фронтка – төп командованиенең механикалаштырылган полкына әйләнеп кайта. Сугышчылар урманда яши һәм фронтка сугыш кирәк-яраклары ташый. Ленинград камалышын өзгәндә яралангач (аны анда Мәскәү янындагы Можайскидан җибәрәләр), госпитальгә озатыла.

Аннан 195нче гвардиянең сортировка пунктына 91нче укчылар дивизиясе артиллерия полкы разведчигы сыйфатында җибәрелә. Витебск һәм Минск шәһәрләрен саклауда катнаша, аннан һөҗүмгә китәләр.

Оборона өзелгәндә пехотада була. Юлай карт картәтием һөҗүмгә әзерләнүче немецлар отрядын ачыклый һәм бу турыда батареягә хәбәр итә. Артиллеристлар ул күрсәткән урын буенча билгеләнгән квадратта ут ачып, контратаканы туктаталар, дошман батальоннарын юк итәләр. Бу алышта ул янә яралана, әмма яу кырыннан дошман юк ителгәнче китми. Ул бу көнне өч контратакада катнаша – бик каты сугышлар бара. Күрсәткән батырлыклары өчен ул 1944 елның 27 июлендә СССР Югары Советы Президиумының «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Бохарада аны кечкенә кызы Наилә белән хатыны София көтә.

1949 елда алар Чишмәгә кайта. Биредә ул агроном, колхоз рәисе, Көнкүреш хезмәтләр күрсәтү комбинаты директоры булып эшли. Карт картәнием София белән Наилә, Зилә, Дания һәм Роза исемле дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул табигатьне бик ярата, мандолинада уйный, шигырьләр яза. Фронттан хатынына җибәргән, үзе язган шигырьләре дә бар.

Наина Диндарянова

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәягезне һәм фотоларын электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас: