Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Йомырканы көянтәләп ташыганнар

Гәзит бәйгесенә

Минем картәтием, Гаян Йосыпов, сугыш ветераны һәм, һичшиксез, герой.

Әмма бүген мин киң күңелле һәм көләч йөзле картәнием Заһидә Әхмәт кызы Йосыпова турында язарга телим. Ул 1927 елда Арслан авылында туган. Сугыш турында ул: «Әти хезмәт армиясенә киткәндә без гаиләдә сигез бала калдык. Өлкәннәр белән беррәттән эшләдек. Бервакыт иртә таңнан бригадир килеп әнигә: «Мәдинә апа, бүген сыерыңны көтүгә кума, сиңа җир участогы бүлеп бирелде, син аны тырмаларга, чәчүгә әзерләргә тиешсең», – диде. Әни белән кечкенә туганнарымны ашаттык та, сигез айлык энемне карарга кушып басуга киттек.

Басуга килгәч сыерны җигәргә ярдәм иттеләр, бүлеп бирелгән участокны кичкә кадәр тырмаладык. Эшебезне тәмамлап кайтып керсәк, өйдә тып-тын, сеңлем йокымсырап бишек тирбәтеп утыра. Энемне күтәреп алыйм дисәм, суынып беткән. Үлгән. Берничә хатын-кыз җыелып баланы җирләделәр.Соңрак, бераз үсә төшкәч, көянтә-чиләк белән Чишмәгә йомырка сатарга йөрдек. Ачлык еллар бит, Ирек авылы янында безне таларга дип, каршыбызга малайлар чыгып баса. Шуңа күрә әни кулына таяк тотып озата бара иде.

Кызганычка каршы, мин тыл хезмәткәре саналмыйм, документларым каядыр югалды, аларны юллап йөрмәдем. Мин картәтиегез, Гаян Йосыпов белән бәхетле гомер кичердем», дип сөйли картәни. Ә алар җитмеш елга якын бергә яши.

Радик Йосыпов, Арслан авылы

Читайте нас: