

Безнең әни, Нина Ганиева, Первомайский авылында туган. Әтисе фронтка киткәч әнисен төрмәгә утыртканнар.
Бу хәлләрне ул түбәндәгечә искә ала: «Әтием Иван Филиппов Бөек Ватан һәм Совет-япон сугышларында катнашты. Җиде ел хезмәт иткәннән соң аягы яраланып, инвалид булып кайтты. Ул сугышта чакта әнине колхоз кырыннан туңган бәрәңге алган өчен төрмәгә утырттылар.
Бу хәлләр болай булды. Өйгә погонлы кешеләр килеп керделәр дә әнигә: «Безгә синең колхоз кырыннан бәрәңге урлавыңны хәбәр иттеләр», – диделәр. Чыннан да, басуга барып туңган бәрәңге җыйган һәм аны киптереп бәрәңге кәлҗемәләре пешереп ашаган идек. Бөтен йортны тентеп чыктылар. Картәни урын өстендә ята иде, аны кузгатырга куштылар, һәм матрасы астыннан бәрәңге оны табып алдылар. Әниебез Мария Филиппованы шуның өчен кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар. Без, өч бала, әти-әни исән килеш ятим калдык. Ярый әле икенче картәниебез бар иде. Безне, өч баланы, ул карады. Алабута җыябыз һәм орлыгын уып алып кайтабыз, ә ул безгә аны иләп ботка пешереп бирә иде. Төрле хәлләр булды, кайвакыт әллә ачлыктан, әллә агулы орлыклар ашаганга, шешенә идек. Әнине өч айдан соң гына кайтардылар. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: тынычлыкның, икмәкнең кадерен белегез!».
Первомайский авылыннан Алик Ганиев