Чишмэ
-4 °С
Облачно

Картәтием Әхкәмгә рәхмәтлебез!

Гәзит бәйгесенә

Минем картәтием Әхкәм Гыйләҗев 1913 елда дөньяга килгән, 1942 елның февралендә сугышка алынган.

Ул 933нче укчылар полкында 254нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткән. Аның соңгы хаты буенча Украинада сугышуы билгеле.

Гаиләсе 1944 елның февралендә хәрби комиссариаттан Әхкәм Гыйләҗ улының 1943 елның 31 декабрендә хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Безнең картәни Фәсәхәт Уразмәтова кечкенә балалары белән тол кала. Картәтием турында әтинең сөйләгәннәре буенча гына беләм, ул да әтисен сугышка озатканда бик бәләкәй булган, шуңа да хатирәләр күп түгел.

Безнең гаиләдә барысы да батыр сугышчы булган картәтиебез Әхкәм Гыйләҗ улы турында белә, без аны онытмыйбыз һәм горурланабыз! Картәтиебезгә фашист Германиясен җиңгән һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәтлебез!

Динә Гыйләҗева

Читайте нас