

– Әнием, Ирма Квитко, турында сөйләргә телим. Ул 1938 елда Сталинград шәһәрендә дөньяга килгән.
1942 елда аларны Омск өлкәсенә эвакуациялиләр. Аның әтисе, минем картәтием, Идел буе немцы Мартын Рау үз гаиләсен – өч баласы белән хатынын пароходка утыртып җибәрә, ә үзе сугышка китә. Омскида аларны төрле авылларга урнаштыралар. Алар Калачинский районының Ермолаево авылына эләккән. Әнисе һәм, 8 яшьтә генә булуына карамастан, зур апасы да эвакуацияләнгән заводта эшләгәннәр. Бервакыт абыйсы да нык авырып китә, һәм картәни көн саен күршеләреннән сөт ала. Әнием бу турыда сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый: «Кайвакыт сөт алырга мин барам, күршебез минем банкага төбәлгән ач күзләремне күреп: «Син дә эч!» ди, ә мин юк, дип баш тартам. Шулай булса да, ул мине сөт эчермичә җибәрми, һәм өйгә алып кайту өчен тагын бер кружка салып бирә».
Әнинең әтисе фронтта һәлак була һәм алар үзләре килеп урнашкан якта калырга булалар.
Әни мәктәпне тәмамлаганнан соң Омскида заводта эшли башлый.
Анда ул булачак әтиебез белән таныша, ә аны, Чишмә районының Богомазь хуторыннан (элек Калмаш авылы янында урнашкан авыл) килгән украин егете Борис Квитконы, комсомол юлламасы буенча Омск шәһәренә төзелешкә җибәргән булалар. Алар бер-берсен яратып өйләнешәләр һәм әтинең туган авылы – Каветкага кайтып төпләнәләр. 12 бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер
безнең дә үз гаиләләребез бар. Әни гомер буена «Победа» колхозында сарык фермасында да, басуда да эшләде, колхоз идарәлеге әгъзасы булды. Ул, халыклар бердәм булганга күрә генә сугышны җиңеп чыктык, дип әйтә иде, һәм шуңа күрә дә безнең зур гаиләбез төрле милләт вәкилләренә бай, мөгаен.
Любовь Ибраһимова, Калмаш авылы