

Минем картәтием Зәнһир Әхтәмов
1906 елда Чишмә районының Ибраһим авылында туган.
Ул 1941 елның 15 июлендә беренчеләрдән булып сугышка алына.
1942 елның февраленнән башлап 1нче Беларус, 1нче Украин һәм 2нче Беларус фронтларында сугыша. Авыр алышта контузия ала, аягы җитди яралана. «Сугышчан казанышлары өчен» хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителә.
Госпитальдә дәваланганнан соң рядовой Әхтәмов 162нче укчылар дивизиясенең кыр пекаре итеп билгеләнә.
Сугыштан соң картәти туган авылына кайта, авыл хуҗалыгын аякка бастыруда катнашучыларның берсе була, дәваханәләр, йортлар сала. Тормыш иптәше Назәхәт Сәлимҗан кызы белән унбер бала тәрбияләп үстерә.
Пенсиягә чыкканнан соң Зәнһир Әхтәмов ислам диненә бирелеп китә, башкаларны да шуңа өнди. Ул заманнарда мәчетләр булмаганлыктан, җомга намазларын өйгә җыелып укыйлар. Авылда аны бала туса исем куштырырга, авылдашлары мәрхүм булса, Коръән укып соңгы юлга озатырга еш чакыралар.
Зәнһир Ислам улы 1987 елда Ибраһим авылында вафат була.
Галия Арсланова
Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Хикәягезне һәм фотоны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.