Чишмэ
+16 °С
Дождь

Алышлардан соң бер-берсен танымаганнар

Гәзит бәйгесенә

Әтиебез Харас Галикәев сугыш башлангач та, 1941 елда фронтка киткән.

Ул вакытта аңа 17 яшь тә тулмаган булган.

Ул радист булып хезмәт иткән, аерым бүлекчәләр һәм команда пунктлары арасында элемтә урнаштырган. Әти сөйләгәннәрдән: «Бу хәлләр сугыш башында ук булды. Каты сугышлар барды, фашистлар һөҗүм итте. Тирә-юнь кан һәм һәлак булганнарның гәүдәләре белән тулды. Безнекеләр камалышта калды. Беркемнең дә әсирлеккә төшәсе килмәде – барысы да, хәтта яраланган сугышчылар да аяусыз алышты. Югалтулар күп булса да, камалыштан чыга алдык. Шундый һөҗүмнәрдән соң өс-башыбыз бик нык пычранды, хәтта бер-беребезне таный алмадык. Сугышта кеше ышанмаслык хәлләр дә була. Шулай бер һөҗүм вакытында фашистлар ут ачты – окопка сикердек, мин арттарак калдым. Алдарак сикергәннәрнең икесенә дә пуля тиеп һәлак булдылар, ә мин исән калдым. Ә бит киресенчә булырга тиеш иде».

Әти сугыштан соң туган авылына кайта, «Победа» колхозында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли, авыл балаларына тау шуу өчен чаналар ясап бирә, таганнар эшли. Әни белән бергә алар җиде бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә дүртебез РФ хезмәт ветераннары, икебез БР һәм РФ мәгариф отличнигы. Әтинең бакыйлыкка күчүенә 31 ел инде. Әмма ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә, без аның белән горурланабыз. Үткән елда авылда үзебезнең «Үлемсез полк»ны оештырдык, һәм әти 30 елдан соң авылдашлары белән бергә туган авылы Ярми урамнары буйлап «үтте».

Гөлфия СӘРВӘРОВА, Ярми авылы

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Әти-әниләренең, картәти-картәниләренең шул авыр вакытларда ничек сугышулары, михнәтле чорны тылда ниләр кичерүләре, авыр балачак еллары турында сөйләвен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Алар турындагы хикәягезне һәм фотоны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас